Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормыш тыныч булсын өчен

Мәдәни-ял итү комплексында Ватан сакчысы көненә туры китереп үткәрелгән тантаналы чара булды.

Бөек Ватан сугышы ветераннарын, локаль конфликтларда катнашучыларны, Кораллы Көчләрдә хезмәт иткән ир-егетләрне котларга күп чистайлылар килде. Тантана сәбәпчеләрен чын күңелдән муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов котлады. Ул күпчелек ир-атларның Кораллы Көчләр сафларында үз конституцион бурычларын үтәүләрен, ә кайберләренең дөньяның төрле почмакларында сугышчан хәрәкәтләрдә булуларын билгеләп үтте. Алар арасында Рәфис Мәхмүтов та бар. Ике Кызыл Йолдыз ордены кавалеры совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында сугышкан. Узган ел ул Әфганстан ордены белән бүләкләнде, ә Ватан сакчысы көне алдыннан Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары А. Пичушкин Рәфискә "Сугышчан туганлык" дигән ветераннарның Россия иҗтимагый оешмасыннан "Сугышчан батырлык өчен" медален тапшырды. Әлеге оешма белән Мәскәү өлкәсе губернаторы, элеккеге әфганчы Борис Громов җитәкчелек итә. Бу көнне безнең тормышыбыз тыныч булсын өчен үз җилкәләрендә күп авырлыклар кичергән кешеләр хөрмәтенә бик күп җылы сүзләр яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев