Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тиздән Шәһәр көне була

Чистай муниципаль районы башкарма комитетының Шәһәр көненә багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү турында карары чыкты. Ә ул 22 сентябрьдә билгеләп үтәчәк.

Бәйрәм программасы бай, чистайлылар һәм кунаклар өчен кызыклы булырга охшаган. Бу көнне муниципаль музей-тыюлыкны үстерү концепциясен, яңа сәнгать мәктәбен тәкъдим итү, икмәк пешерүчеләр һәм кондитерлар арасында конкурс, балалар өчен интерактив программа, Скарятинский бакчасында "Свадебный серпантин" һәм күп кенә башка нәрсәләр була. Шулай ук "Кама" спорткомплексына таш салу булачак, чакырылган кунаклар өчен яңа объектларга барып, шәһәр буенча экскурсия оештырылачак. Чараларның төп өлеше үзәк стадионда уза. Хәзерге вакытта уртак бәйрәмгә әзерлек башланды, шәһәрдә уңай атмосфера хөкем сөрергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев