Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әтәч елында туганнар нинди алар?

2017 ел - кызыл Әтәч елы. Без гороскопларга ышанырга да, ышанмаска да мөмкинбез, әмма күбесе барыбер аларга кызыксынып күз сала. Ә шушы билге астында туган кешеләр нинди сыйфатларга ия? Алар намуслы, туры сүзле (кайвакыт кискен дә була алалар), эшчән, күзәтүчән, булдыклы, юмарт кешеләр буларак характерланалар. Әтәч елында туган кешеләр, табигый,...

Әтәч елында туган балалар яхшы укыйлар, барысын да тиз оталар, инициативалы, һәр­вакыт күңелләренә якын шөгыль табалар, вакытны бушка уздырмыйлар. Алар ярдәмчел, мәрхәмәтле, табигатьтән шат күңелле.
«Әтәчләр»нең барысы да тәртиптә булырга тиеш, чисталык-пөхтәлек яраталар. Алар белән аралашуы кызык, «әтәчләр» юмор хисенә дә ия. Кызып та китәргә мөмкиннәр, аның каравы ачулары тиз басыла, гомумән, хисчән кешеләр! Барысын да алдан ук планлаштырырга яраталар һәм, һичшиксез, үзләренең максатларына ирешәләр.
Шушы билге астында туганнар бу турыда үзләре нәрсә уйлыйлар?
Ольга Рыжова, мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы директоры, 1969 елда туган:
- Шушы билгегә хас сыйфатлар белән туры килүләр шактый. Чыннан да, мин эш белән мавыгам, һәр яңа проектны тормышка ашыру - минем өчен менә дигән этәргеч. Ә менә уңышсызлыклар өметне өзә. Өстәвенә, хезмәттәшләремнең уңышсызлыкларын да үземнеке кебек кабул итәм. Әтәчкә хас өйдә булырга ярату - шулай ук минем турында.
Минем өчен иң мөһиме - якыннарымның сәламәтлеге, аларның иминлеге. Гыйнвар башында кызыма 14 яшь туа һәм ул беренче паспортын алачак! Безнең гаилә өчен бу мөһим вакыйга!
Киләсе елда мәдәни учреждениеләр челтәре дә саклап калыныр дип ышанам!
Эльвира Беспалова, 1981 елда туган:
- Әтәчләр дә төрле була бит, гомуми сыйфатнамә белән тәңгәл килүләр, мөгаен, булмыйдыр да. Мин, чыннан да, соңга калырга яратмыйм, төгәл кеше, барысын да ашыкмыйча, яхшы уйлап һәм үлчәп эшләргә яратам. Минем үземә дә шулай уңайлы! Бүләкләрне, мәсәлән, алдан ук әзерлим, бу эшне бервакытта да соңгы көнгә калдырмыйм.
Дөресен генә әйткәндә, мин туры сүзле, хисчән кеше, дөрес, кайвакыт турыдан әйткән сүзем өчен борчылам. Башлаган эшне азагына җиткерергә яратам, ярты юлда туктап калмау - болар барысы да минем турында. Тормыштагы гаделсезлекләргә битараф кала алмыйм.
Камилә Михеева, 2005 елда туган:
- Мин әйберләрнең үз урынында, мин үзем җыеп куйган урында булуын яратам. Аларны башка урынга күчереп куйсалар, ачуланам. Ә матур булып күренергә теләү, мөгаен, һәр кызга, шулай ук миңа да хас. Әниемнең киңәшләренә колак салам, ул, сүз уңаенда, үзе дә Әтәч елында туган.
Гөлнур САДЫЙКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Әтәч ел