Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Татнефть-Олимп» стадионында япмалар урнаштырыла

Узган елның август азагында республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Чистайның яңартылган «Татнефть-Олимп» стадионын тантаналы ачуда катнашкан иде.

Рөстәм Миңнеханов чистайлыларны тантаналы вакыйга белән котлады һәм республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында татарстанлыларга яшәргә уңайлы булсын өчен ял һәм спорт өлкәсендә эш алып барылуын ассызыклады. Һәм Чистайда яңартылган стадион моны тагын бер кат раслады.
ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков сүзләренә караганда, стадионда төзелеш бәясе («Татнефть» финанс­лавында) ел дәвамында даими үсә һәм проект буенча өч мең кешегә исәпләнгән трибуналар япмаларсыз килеп чыга.
Ачылу тантанасында чистайлыларга трибуналар өстендә япмалар булачак дип вәгъдә иттеләр. Һәм узган атнада аларны куя башладылар, әлегә эшләр көньяктагы трибунада алып барыла. Биредә төзелеш барышында алдан ук тимер-бетон корылмалары өчен урыннар калдырганнар, алар япмалар өчен җирлек булып торалар. Шундый ук баганаларны төньяк трибунага да урнаштырачаклар.
- Стадионда хәзерге вакытта «Ямашнефть» фирмасы белгечләре актив эшлиләр, - ди директор Валерий Шагалин, - ай азагына трибуналар өстендә япмалар тулысынча куелыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай