Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанның “Спорт алмазы” шомартулар көтә

Газетабыз булачак Универсиадага багышланган мәкаләләр бастыруны башлап җибәрә, Универсиада агымдагы елның июлендә Казан шәһәрендә узачак. Шунысы кызыклы, 40 ел элек 1973 елда Универсиада Мәскәүдә узган, ә менә хәзер аның кунакларын һәм катнашучыларын Казан кабул итәчәк.

Татарстан башкаласында бөтендөнья студентларының спорт уеннарына әзерлекне беренчеләрдән булып төзүчеләр башлап җибәрде. Алар Казанда уннарча спорт объектлары төзеделәр, араларында чистайлылар да бар.
"Гранд-строй" фирмасы Чистайда танылган фирмаларның берсе. Аның белгечләре ветераннар, яшь гаиләләр, тузган торактан күчүчеләр, соци­аль ипотека программасында катнашучылар өчен торак төзиләр, шулай ук шәһәрдә һәм районда башка социаль мөһим объектларны төзүдә дә катнашалар.
- Республика хөкүмәте Универсиада-2013 өчен спорт объектлары төзелешендә катнашуны йөкләп зур ышаныч күрсәтте, - дип сөйли Чистай аерымланган бүлекчәсе директоры Валерий Темников. - Фирма белгечләре ике эре объект - 45 мең урынга исәпләнгән футбол стадионы төзүдә һәм Казанның авиатөзелеш районында "Рубин" стадионын реконструкцияләүдә эшлиләр.
Фирманың 18 хезмәткәре эшли торган "Рубин" стадионында спорт объектын халыкара стандарт таләпләренә туры китерү буенча зур эш җәелдерелгән. Административ бинада чишенү бүлмәсендә ремонт ясадылар, трибуналарда яңа креслолар урнаштырдылар, ә трибуналарның үзләрен ныгыттылар. Йөгерү юлларын яңарттылар. "Рубин" стадионында футбол командаларының күнегүләре узар, спортның төрле төрләре буенча ярышлар үтәр дип планлаштырыла. Күптән түгел стадионга яңа Голландия газоны китерделәр, хәзер аны җәю буенча эшләр башлана.
Төп эш 45 мең урынга исәпләнгән футбол стадионы торгызу буенча җәелдерелгән. Шундый зур спорт корылмасы төзү тәҗрибәсе моңа кадәр Татарстанда булмады әле, хәтта Казанда үзәк стадионны төзү дә хәзерге масштаблар һәм яңа технологияләр белән чагыштырырлык түгел.
Әлеге объектта эш ике ел элек башланды, башта Казансу елгасының уң як ярында булачак стадион төзелеше өчен ком юдырттылар. Сүз уңаенда, комны һәм ком-гравий катнашмасын ташуда Чистай елгачылары да актив катнашты. Алар шундый зур төзү мәйданына миллион тонна инерт һәм төзү материаллары китерделәр.
Әлеге әһәмиятле спорт объектын торгызуда (биредә республиканың 38 муниципаль берәмле­­­г­ен­нән төрле белгечлектәге 2,5 мең кеше эшли) эшчеләрнең хезмәт хакын бәяләүнең яңа-балл системасы кулланыла башлады. Һәр район өчен эш фронты бүлеп бирелгән, ул билгеләнгән срокларда үзләштерелергә тиеш. Баллар буенча барыннан да алда Мамадыш районы бара, икенче урында Чистай районы. Шундый кечкенә генә очрак та шатландыра безне. Безнекеләрне белегез. Күп белгечлек буенча эшчеләр эшли, әмма чистайлылар өчен төп бурыч брусчатка һәм тротуар плиткасы җәю, исәпләнгән баллар буенча якташларыбызны эш сыйфаты яхшы дәрәҗәдә дип күзаллыйбыз. Билгеле, сроклар кыса, чөнки стадион якын айларда файдалануга тапшырылырга тиеш, шулай булачак та, төзүчеләр графиктан чыкмыйлар, иртәдән кичкә кадәр ял көннәрсез эшлиләр. Татарстанның "Спорт алмазын" (төзүчеләр футбол стадионын шулай атыйлар) ачуга да озак калмады.
Сүз уңаенда, яңа стадионын Казанда Универсиадада катнашучыларны гына кабул итеп калмаячак, 2018 елда биредә футбол буенча дөнья чемпионатының төркемле этапларының берсе булачак. Бу яңа спорт корылмасы төзүчеләренең барысына да зур эш йөкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев