Татарстанда сәнәгать җитештерүе индексы 2025 елда 110% дәрәҗәсендә фаразлана
Татарстанның сәнәгать җитештерүе индексы 2025 ел йомгаклары буенча 110%ка кадәр үсәргә мөмкин
Мондый санны республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында атады.
«Агымдагы ел башыннан бездә үсеш зур – 5 трлн сумнан артык товар җитештерелгән һәм төяп озатылган. Ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе индексы 110% дәрәҗәсендә фаразлана», – диде Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.
Чагыштыру өчен, 2024 елда Татарстанда сәнәгать җитештерүе индексы 105% тәшкил итте, 5,6 трлн сумлык продукция төяп җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев