Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан Рәисенә нефть химиясе өлкәсендәге инновацион эшләнмәләрне тәкъдим иттеләр

Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка Хөкүмәт йортында тәкъдим ителгән химия һәм нефть химиясе өлкәсендәге фәнни эшләнмәләр сәнәгатьтә кулланыла ала

Перспективалы юнәлешләр арасында – водород табу һәм углекислый газны эшкәртү өчен кара фосфор куллану. Татарстан дөньяда бу технология производствога кертеләчәк беренче төбәк булырга мөмкин. Әмма үзкыйммәтне киметү һәм технологик киртәләрне җиңү мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк.

 

Шулай ук республика башлыгы игътибарына кушылмаларның ныклыгын арттыра торган һәм энергия чыгымнарын киметә торган эретеп ябыштыру ысулы; авыл хуҗалыгы һәм калдыкларны эшкәртү өчен биопрепаратлар булдырырга мөмкинлек бирә торган сәнәгать микробиологиясе өчен генетик технологияләр; целлюлоза һәм полимер материаллар җитештерү өчен үсемлек чималын тирәнтен эшкәртү ысуллары тәкъдим ителде.

 

Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән юнәлешләрне өйрәнү өчен эшче төркемнәр төзергә кушты һәм республика сәнәгатендә илебезнең фәнни эшләнмәләрен актив файдаланырга кирәклеген билгеләп үтте.

Чыганак: АиФ Казань

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев