Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар Сарсазында мәдәни тормыш гөрләп тора

Ир-егет, ил, Ватан, бу сүзләр аерылгысыз буларак янәшә атлап килә. Гомер- гомергә ир-егет илдәге, гаиләдә тынычлыкны саклаучы, Ватанны яклау­чы булып кала.

Без үзебезнең авыл егетләре белән горурланып, аларга багышлап, даими рәвештә бәйрәм кичәсе оештырабыз. Быел армия сафларында бер генә егетебез - Гыйззәтуллин Илшат Җәүдәт улы. Илшат Чиләбе шәһәре Нагол поселогында 2 нче хәрби частендә хезмәт итә. Авылдашларына атап язган хатын укыганда Илшат каядыр ерак шәһәрдә якын туганнарында кунакта кебек кенә тоелды. Ул үзенең хезмәткә баруы белән бик горурланып хат язган, бер зарлану сүзе генә дә юк. Илшат мәктәптә, аннары Чистай шәһәрендә электрик һөнәренә укыганда да бик тәртипле, аның янында һәрчак иптәшләре күп булды, шулай ук бик ярдәмчел дә әле. Аның турында бер генә авылдашы да, укытучылары да начар сүз әйтмәс.
Әнисе Зөлфия апаны сәхнәгә чакыргач та, йөзендә гел елмаю гына торды, Илшат белән бик горурлана әнисе. «Хәзер кесә телефоны заманы булгач тагын да әйбәт, һәр көнне улымның тавышын ишетәм», - ди Зөлфия апа. Армия хезмәтенә барыр вакытлары җиткән барлык егетләргә Зөлфия апа «барыгыз, Ватан алдындагы бурычыгызны үтәгез», булачак солдат әниләренә дә «озатканда гына авыр, аннары горурлык хисләре уяна, исән-сау гына булсын балаларыбыз», диде. Илебезгә шундый тәртипле, акыллы, тәүфыйклы ул - солдатны үстереп, армия сафларына озаткан Гыйззәтуллина Зөлфия апага олы рәхмәт. Кайтканның соңында да улыгыз тәүфыйклы, сезнең олы терәгегез булсын дигән теләктә калабыз.
Ә Илшатның авылыннан хат алып аңа багышлап кичә уздырылачагын бе­лгән хезмәттәшләре, без андый нәрсә турында ишеткәнебез дә юк дип гаҗәплән­гәннәр. Ә бер хезмәттәше исә безнең авыл кызларына атап хат язган һәм адресын җибәргән. Кызларның хат язу язмауларын сер итеп калдырабыз. Ә егетләргә исән-сау сәламәт килеш кайтып әти-әниләрен шатландыруларын һәм намуслы итеп яшәүләрен теләп калабыз.
Әлеге кичәбезнең икенче өлеше дә бик күңелле узды.
Авыл клубында нинди генә түгәрәк­ләр оештырып бетермәгәннәр мәдәният хезмәткәрләре. Бер сүз белән әйтсәң, клуб гөрләп тора. Клубка урта яшьтәге ханымнар кул эшләре - бәйләүләрен тотып елмаешып килеп керәләр, нинди генә фантазия уйлап табып, берсеннән берсе матур-матур бәйләүләр бәйләмиләр. Аларның кул эшләрен алып киеп йөрергә дә җәлдер кебек.Бәйләгән кул эшләренең исемнәрен саный башласам, буталып бетәрмен диеп түгәрәккә йөрүчеләрне генә санап үтәм. Фатыйма, Әлфия, Рамилә, Фәридә апалар иң осталары, Алсу апа, Гөлсинә апа, Люзия алардан калышмыйлар, ә Лилия белән Гөлшат шулай ук искиткеч итеп бәйлиләр. Афәрин диясе генә кала.
Алар мәдәният каршында яңа гына оешып килүче «Яшьлегем чишмәләре» исемле фольклор ансамбленә йөрүчеләр! Кичәбезнең икенче өлешен­дә алар кич утыру күренешендә матур итеп җырлап та күрсәттеләр. Җитәкчеләре сәнгать җитәкчесе Люзия Габитовага да афәрин диясе килә.
Тагын бер түгәрәк-бию түгәрәге дә уңышлы гына эшли. Монда исә авылыбызның иң сылу кызлары Ләйсән, Айзилә, Сөмбел, Адилә, Азилә, Гөлнәзия, Фирүзә бик матур итеп бии­ләр. Җитәкчеләре Гөлшат Хөснетди­но­ва иң оста биергә өйрәтүчеләрне дә уз­дырган.
Кичәне клуб хезмәткәрләре Люзия Габитова һәм Гөлсинә Фәтхуллина башлап егетләребезне бәйрәм белән тәбрик иткәч, авылыбызның иң гүзәл җырчыларыннан берсе Гөлинә Закирова моңлы тавышы белән матур җырларын бүләк итте. Ул бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши. Гөлинә, без синең гел шулай кайтып авылдашларыңны моңга күмүеңне көтеп калабыз. Сеңеле­се Айзилә дә апасыннан калышмый. Сәхнәдә җырларга оялмагыз, кызлар.
Тагын бер җырчыбыз Дилүс Миңголов турында аерым тукталасы килә. Ул мәктәптә укыганда да кичәләребездә гел катнашып килә иде, ә бүгенгесе көндә Дилүс Алабуга шәһәрендә культура училищесында белем ала. Үз-үзен тотышы да профессиональләрчә. Ул яратып Фирдүс Тямаев җырларын башкара һәм нәкъ аныңча теттереп бии дә. Афәрин, Дилүс.
Мәдәният йортында халык арасыннан яңа талантларны эзләп табып, ачу, халыкка тәкъдим итү эше киң җәелдерелгән. Шуларның берсе гитара кылларын чиртүче авылдашыбыз Галиев Айдар. Ул гитарада уйнап, яшьләрне дә өйрәтеп кенә калмый, бик матур итеп җырлый да. Айдарның авылдаш солдатыбызга багышланган җырын, халык көчле алкышлар белән каршы алды. Рәхмәт, Айдар! Талантыңны яшермичә, тагын да камилләштереп, безнең бәйрәмнәрдә актив катнашып торуыңны телибез.
Безнең бер бәйрәмебез дә авыл башлыгы Гарипов Рушан Касыйм улы котлавыннан башка үтми. Әлеге бәйрәмдә дә ир-егетләрне бәйрәм белән тәбрик итеп матур теләкләрен җиткерде ул. Үзе дә Ватан каршындагы бурычын намус белән үтәп кайткан, бүгенгесе көндә дә авыл халкы өчен тынгысыз хезмәт итүче җитәкчебез ул. Аңа тагын күп еллар авыл белән җитәкчелек итүен, исән-сау булып яшәвен телибез.
Безнең кичәбездә катнашучылар, авыл­дашларыбызны матур җырлары­гыз, биюләрегез белән шатландырганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә бергә булыйк. Сезне һәм безне аңлап кичәбезгә катнашырга рөхсәт иткән гаилә башлыкларыгызга аерым рәхмәт. Һәрчак тынычлык һәм дуслык хөкем итсен.
Фәридә Гатина,
китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев