Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар хатыны ниләр күрми...

Җиңү бездән ерагая барса да, аның онытылмас хатирәләре күңелләрдә кабат яңара, дәһшәтле еллар кайтавазы күпләр йөрәген әле дә тетрәндерә...

Сугыш ачысы Татар Баганалысы авылын да читтә калдырмаган. Ватаныбыз азатлыгы өчен фронтка 331 авылдашыбыз китә, шуның 230ы яу кырыннан кире кайта алмаган.
Яу кырында ятып калгансыз,
Өзелгәннәр күпме гомерләр.
Хәтерлиме сезне олы тарих,
Кайда икән сезнең каберләр?
«Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады» дип кабатласалар да, бу алай түгел шул.Сугышка китеп югалганнарны ачыклыйсы да ачыклыйсы әле. Нигә дисезме?
Әйтик, сугышка кадәр кайсы армиядә булган, кайсы күченеп, кайсы бәхет эзләп, авылдан киткән, ил буенча сибелгән авылдашларыбыз сугышка яшәгән урыннарыннан киткән. Алар турында һәлак булды яки хәбәрсез югалды дигән хәбәр дә шунда килгән. Алар турында Чистай хәрби комиссариатында хәбәр юк. Әлегә кадәр Татар Баганалысы авылында үлгәннәр исемлегендә 166 кеше исәпләнә иде. Эзләнә торгач, олылырдан сорашып,архивтан эзләп тагын 64 авылдашыбыз исемлеккә өстәлде. 230 авылдашыбыз Ватаныбыз азатлыгы өчен чит-ят җирләрдә сугыш кырында үлеп калганнар. Исәпләүләр буенча әле бу да төп-төгәл сан дип булмый. Хәтер китабына да авылдашларыбыз бик аз кертелгән. Үлгәннәрнең, шәһит киткәннәрнең якты истәлегенә лаеклы һәм тугрылыклы булыйк. Хәтер яктысын сүндермик. Барлык хезмәт тылда эшләүче хатын-кыз, карт-коры һәм бала-чага җилкәсенә төшкән. Алар бөтен көчләрен һәм сәламәтлекләрен куеп эшләгәннәр.
Авылдагы хатын-кызларга авыр, бик авыр була бу елларда. Алар һәрчак Җиңү киләчәгенә өметләнеп яшиләр. Авылда бик каты ачлык башлана. Күп гаиләләрдә сыер юк, ашарга ипи дә булмый. Умач, төрле үлән ашлары белән генә тамак туйдырганнар, шешенә башлаганнар. Күп гаиләләр ачтан үлмәс өчен сандык төбендәге затлы киемнәрен, борынгы сөлгеләрен, ашъяулыкларын, эскәтерләрен, бирнә бүләкләрен, бизәнү әйберләрен, Аксубай һәм Чистай базарына җәяү барып, юк бәягә азык-төлеккә алмаштырганнар.Кар эрегәч җыйган башак, җәен өлгергән алабута, ашарга яраклы төрле үләннәр, бакчалардан язын казып алынган ярымчерек бәрәңге ач үлемнән саклап калганнар бит. Биш чиләк бәрәңге орлыгы хакына күрше Морд.Багана авылына барып, ач килеш утызар сутый бәрәңге җире казыганнар.Аллаһы Тәгалә аларны үзе саклагандыр, сабырлык биргәндер. Сугыш аларның иң гүзәл чакларыннан мәхрүм иткән, якын кешеләрен тартып алган. Сугыш кичергән бик күпләрнең, аеруча балаларның, хәтерендә уелып калганы-ул ачлык. «Их, бер генә телем ипи булса иде. Кайчан гына бу сугыш бетәр дә,кайчан гына туйганчы ипи ашарбыз» дип хыялланганнар алар. 1943-45еллар аеруча авыр еллар булган, әмма хатын-кызларыбыз түзгәннәр, бирешмәгәннәр...
Илебезгә ябырылган афәт күпме кешенең, шул исәптән 24 яшьлек Гандәлип апа Җаббарованың да матур хыялларын челперәмә китерә. Аның исән вакытта сөйләгән истәлекләрен сезгә дә җиткерәсем килә.
...Тыныч матур иртәдә 21 июнь көнне авылдан өч кеше ике ат җигеп Аксубай якларына кузгалалар. Теләкләре ярминкәгә өлгерү була. Ничек тә яхшырак, затлырак әйберләрен ипигә алыштырырга кирәк. Өч кешенең берсе Гандәлип апа була. Дөресен генә әйткәндә, бу юлы аның бер дә барасы килми, әмма бармыйча да булмый, ашарга ипи юк.
Менә алар Аксубайга килеп тә җитәләр. Базарның иң кызган чагы. Кешеләр әйбер алалар, саталар, сатулашалар. Кем ипи ала, кем башка нәрсә...Гандәлип апаларның алып килгән әйберләре сатылып бетми, чәй, шикәр, ипи дә аз юнәлтәләр, шуңа күрә дә икенче көнне Утыз Имәнлегә юл тоталар. Авылга килеп керсәләр, ни гаҗәп, элек гөрләп торган базар мәйданчыгында берәү дә юк, кая карама-кешеләр елый, кемнәрнедер каядыр озаталар. Саубуллашу, елашу... Утыз Имәнледә сугыш дигән җан өшеткеч хәбәрне ишетә Гандәлип апа. Алар авылларына кайту юлына борылалар. Өчесенең дә күзләреннән яшь ага. Җитмәсә чиләкләп яңгыр коя. Бик ашыгып кайтсалар да, барыбер өлгерә алмыйлар. Гандәлип апаның ире Баһман абый 22июнь иртәсендә үк сугышка алына. Сугышның нәрсә икәнен аңламаган да улларына: «Мин сугышка китәм, таза, бәхетле булып үсегез, көтегез, кайтырмын!» дип китүе балаларның күңеленә мәңгелеккә кереп уела.
Гандәлип апалар төштән соң гына кайтып җитәләр. Өйдә аны елашып беткән ике улы гына каршы ала... Ул озак уйлап тормый, әйберләрен җыйный да, кабат юлга кузгала. Бу юлы инде хәләл җефете Баһманы артыннан. Ничек тә ирен күрәсе, саубуллашасы, үз куллары белән күчтәнәчләрен бирәсе килә аның. Иртән хәрби комисариатка килеп җитә, тик анда кертмиләр.Аллаһы Тәгалә ярдәм иткәндер, ул барыбер күрешү бәхетенә ирешә. Пристаньга кадәр янәшә бергә баралар. Пароход күздән югалганчы карап кала. Ул вакыттагы авырлыкларны аңлатып кына буламы соң? Күземне йомсам, дөнья әйләнә, күземне ачсам, күз алларым караңгылана иде дип искә ала иде ул. Әмма бу аларның соңгы саубуллашулары булмый әле. Үзенең әрсезлеге белән аңа соңгы тапкыр ире белән күрешергә насыйп була.
Баһман абый бер-ике ай Казанда өйрәнүләрдә була. Хат белән адресы килгәч, озак уйлап тормыйча төенчеген төенләп тагын юлга чыга Гандәлип апа. Унбер километрлы солдатлар торагын йөреп чыгып, күрешүдән тәмам өметен өзеп кайту юлына борылганда Баһман абыйга охшаган бер кешене күреп ала... Эндәшергә дә кыенсынып бераз артыннан ияреп бара. Түзә алмый акрын гына иренең исеме белән ике тапкыр эндәшә һәм менә сиңа могҗиза, әлеге кеше чыннан да, Баһман абый булып чыга. Шулай итеп очрашу насыйп була аларга. Бер сәгать сөйләшеп торалар...
Озакламый Баһман абыйны сугышка озаталар.Хатларында ул: «Балаларны ташлама, минем өчен борчылма» дип яза. Ә соңгы хаты Смоленскидан килә. Ул аны сугышка керер алдыннан бик ашыгып кына язган була. «Гандәлип, бу хатымны танып укый да алмассың инде, аяк өстеннән генә үземнең сугышка керүемне белдерү өчен генә язам, - диелә анда. - Башка яза алмасам, бәхил булыгыз. Балаларны исән-сау үстер, үзең нык бул».
Ни кызганыч, Баһман абыйга сугыштан исән кайту насыйп булмый. Ни кадәр генә көтсәләр дә, башка хат килми. Хәбәрсез югалуы турында җан өшеткеч хәбәр исә соңгы өметләрен дә өзә...
Шушы көннән башлап толлык, ятимлек башлана. Ире белән бары җиде ел гына яшәп калган Гандәлип апа 24 яшендә ике малаен - Фаилен һәм Рудален кочаклап тол кала. Ике малае да әти сүзен әйтергә тилмереп үсеп, сугыш чоры ятименә әверелә.
Көчле рухлы Гандәлип апа бер эштән дә курыкмый, авыр тормыш йөген ирләр кебек үз җилкәсендә күтәрә. Уфалла арбасын еш тартырга туры килә. Улларым ятимлектә тилмереп үсмәсеннәр, ачлык-ялангачлык күрмәсеннәр дип,көннәрен колхоз эшендә булса, төннәрен шәл бәйли. Язмышына буйсынып, сагыну-сагышларын эчкә йотып, әмма барыбер иренең хәбәрсез югалуына ышанмыйча, сабыр гына ирен көтеп яши ул. «Башка кеше белән кавышмаска вәгъдә бирдем. Вәгъдә-иман. Мин аңа беркайчан да хыянәт итмәячәкмен»- дия иде Гандәлип апа.Башкалар гаиләсен дә бозмый ул, әхлаксызлык та күрсәтми, әхлакның башы хатын-кызда икәнен барыбыз да белә. Кеше теленә дә керми, гомеренең соңгы көннәренә кадәр үзенең яшьли кушылган тормыш иптәшенә тугры булып кала.
Сугыш тәммамлангач та авылдан күчеп китү турында уйларга да теләми ул. «Баһманым кайтыр да, авылда без булмабыз» дигән өметле уй аны гомер буе авылда саклап кала.
Тылдагылар үзләренә авыр булса да, фронтка да ярдәм итәргә тырышалар. Үз авызларыннан өзеп булса да бәрәңге, сохари киптереп, оекбашлар бәйләп, фронтка посылкалар җибәреп торалар. Гаиләдә ике бала, карт әни булуга карамастан, Гандәлип апа да бу эшләрнең барысында да катнаша. Ул берничә ел бригадир булып эшли. Урман кисә, язгы пычракларны ерып, кул чанасы белән күп тапкырлар районнан орлык алып кайта, кырда да эшли. Тылдагы бар авырлыкларны, ачлык-ялангачлыкны да күрә ул. Таяк хакына колхозда эшләү, хайваннар торагын сылау өчен көзге салкыннарда балчык изүләр, хезмәт минимумын тутыру өчен ураза килеш кызу кояш астында кырда эшләү, хайваннарның баш санын саклап калу өчен тырышу... Ул башкарган эшләрне, күргән авырлыкларын санап бетерерлек түгел. Аларны китап итеп язарлык.
Ватаныбызны саклап һәлак булган солдат­ларыбызның, аларның тол хатыннарының, тыл хезмәтчәннәренең, аналарыбызның тиңсез батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Гөлсем Билалова,
Татар Баганалысы
авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев