Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Танышырга рөхсәт итегез”

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ел саен "Танышырга рөхсәт итегез" РR-акция үткәрә, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең нинди максат белән һәм ничек үткәреләчәге турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Алексей Соколов сөйли:

-Бүгенге көндә җәмгыятьтә хокук сак­лау органнары һәм халык арасында диалог һәм партнерлыкның кирәклеге тагын да ныграк аңлашыла бара. Нәкъ менә шуңа күрә акция, беренче чиратта, шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрнең полициянең участок уполномоченныйларына ышанычны арттырырга чакыра, чөнки гражданнарның ярдәме, үзара тәэсир итүе һәм хезмәттәшлеге җинаятьләрнең санын киметергә һәм аларны ачарга ярдәм итә. Шушы чорда участковыйлар бер кулларына блокнот, икенчесенә визитка тотып, үзләренең административ участокларындагы фатирларны, йортларны йөреп чыгачаклар. Яшәүчеләр арасында законны үтәргә кирәклеген пропагандалап, аңлату эшләре үткәрәчәкләр. Әлбәттә, үз визит карточкаларын һәм социаль мошенниклыкны булдырмау буенча белешмәлекләр тапшырачаклар, хокукка каршы гамәлләрдән гомерне, сәламәтлекне, мөлкәтне саклауның законлы ысуллары турында сөйләячәкләр, кешеләрнең торак проб­лемалары, күршеләр белән мөнәсәбәтләр турында сораштырачаклар. Безнең хезмәткәрләребез үзләренә ышанып тапшырган участок­ларда теркәү узмаган кешеләр, мигрантлар, шикле шәхесләр яшәмиләр микән, шуны тикшерәчәкләр, газлы һәм утлы корал саклау кагыйдәләрен контрольдә тотачаклар.
Һәр участокта муниципаль район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, ТКХ вәкилләре белән берлектә гражданнар җыены уздырылачак, анда яшәүчеләрнең иң актуаль проблемалары күтәреләчәк. Бу эш иң элек җинаятьчелекне булдырмауга юнәлдерелгән һәм шуңа күрә нәкъ менә җинаятьләрне кисәтүгә басым ясалачак. Һичшиксез, участковыйлар гражданнарга хокук тәртибе саклау җәмәгать пунктлары эше, кабул итү сәгатьләре, гадәттән тыш очракларда полицияне ничек чакыртырга мөмкин булуы турында сөйләячәкләр. Полициянең һәр участок уполномоченные­нда кәрәзле телефон бар (яшәүчеләргә таратыла торган визиткаларда ул күрсәтелгән), аның буенча участковыйга теләсә кайсы вакытта, көндез дә, төнлә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Полициянең учас­ток уполномоченныйлары турында бөтен кирәкле мәгълүмат "Чистопольские известия" ("Чистай хәбәрләре") газетасы битләрендә урнаштырылачак.
"Танышырга рөхсәт итегез" РR-акция җинаятьчелек белән көрәшүдә уңай нәтиҗәләр бирер һәм участокта хокук тәртибен ныгытуга ярдәм итәр дип ышанам. Безнең барлык хезмәткәрләребез бергә эшләргә телиләр, чөнки полиция эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләгән вакытта хәзер нәкъ менә гражданнарның фикеренә билгеләүче роль бирелә. Ә агымдагы елның мисалында шәһәрлеләр полиция белән активрак хезмәттәшлек итә башладылар, димәк, безгә күбрәк ышаналар дип әйтә алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев