Җәмгыять
Танылган язучы китапханәнең уңышлы имиджы һәм үсеш перспективалары турында сөйли
Үзәк китапханә бинасында журналист, нәшир, язучы, социологик фәннәр кандидаты, «Иҗади коллектив имиджы» китабы авторы Сергей Пичуричкин китапханә һәм «Восток» мәдәни-ял итү үзәге хезмәткәрләре өчен профильле семинарлар үткәрде.
Очрашуны оештыруда Чистай муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Светлана Колесникова, Үзәк китапханә мөдире Елена Курбатова һәм башкалар зур ярдәм күрсәткәннәр.
Семинарлар төп өч темага - китапханә имиджы, Интернет челтәрендә китапханәне күтәрү һәм бюджеттан тыш агымнар оештыру бүленде.
Семинарның беренче өлешендә Сергей Пичуричкин тыңлаучыларга имиджның состав өлешләре, аны уңышлы формалаштыру һәм төп принциплары турында сөйләде. Интернет челтәрендә иҗади коллективны күтәрү мәсьәләләрен җентекле тикшерде. Семинарда сайт яңа мәгълүматлар белән даими тулылансын өчен аны ничек булдырырга, аудитория игътибарын ничек җәлеп итәргә һәм әбүнәчеләр санын ничек арттырырга кебек һәм күп кенә башка көнүзәк мәсьәләләр каралды.
-Семинарларда минем алдымда торган төп бурыч - тыңлаучыларда яңа фикерләр, идеяләр барлыкка китерү, - дип билгеләп үтте Сергей Анатольевич.
Семинар азагында Сергей Пичуричкин китапханә фондына китапханә эшен үстерү турында үз китапларын бүләк итте.
Танылган язучының килүе, шәһәр турында аның тәэсирләре, семинарда катнашучыларның фикерен «Чистай хәбәрләре» газетасының якындагы санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев