Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сүз – Чистай автоледиларына

Руль артында хатын-кыз - безнең көннәрдә бу сирәк күренеш түгел. Күпчелек сылу затлар техника белү, йөртү осталыгында ир-атлардан калышмыйлар. Моны кабат "Автоледи" конкурсы күрсәтте. Ә мактаулы титул Казан милли-тикшеренү техник университеты филиалы студенты Регина Хәмитова эләкте.

Башта конкурста катнашучылар ЮХИДИ бүлеге бинасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә имтихан тапшырдылар, ә аннан соң автомәйданга килделәр. Биредә машинаны тизлеккә фигуралы йөртү, ярышларның иң кызык өлеше булды. Моны һәрвакыт игътибар белән жюри әгъзалары гына түгел, ә ир-атлар күзәтә. Алар билгеләгәнчә, быел барлык катнашучылар да конкурс биремен лаеклы башкардылар, һәрбер күнегүне грамоталы эшләделәр. Булдырдыгыз!
- Хәзер күп хатын-кызлар машина йөртә, әмма конкурста катнашырга санлылар, иң батыр, җитез, үз-үзләренә, үз көчләренә һәм мөмкинлекләренә ышанучылар гына катнашырга җөръәт итә. Сез моны дәлилли алдыгыз, - дип үз котлавында ассызык­лады конкурсның төп судьясы Илдар Хәмитов. Сүз уңаенда, аның җитәкчелегендәге балалар-үсмерләр автомәктәбе классик маневр оештыруда ярдәм итә.
Әйе, аларны машина йөртүдә яңалар дип атап булмый. Гөлнара Шәрәфетдинованың "Автоледи" конкурсында беренче кат катнашуы түгел. Гөлназ Мөхәммәтҗанова һәм Гүзәл Шәйдуллина өчен бу мондый дәрәҗәдә, дөрес, беренче кат катнашу, тик, алар әйтүенчә, машина йөртүче таныклыгы алганнан соң алар даими машина йөртәләр. Тәҗрибә җыя алганнар! Яшьләр, матурлар, тормыш сөючән бу конкурста катнашучылар барысын да булдыралар.
Өченче урын Алсу Хәкимовага бирелде, икенче нәтиҗәне үзенең оптимизмын башкаларга таратучы Евгения Репьева күрсәтте. Аларны көндәшләр дип атарга авыр иде, бер-берсенә яхшы мөгамәләдә булдылар, бер-берсе өчен кайгырып тордылар кебек. Регина Хәмитова җиңүче дип табылды ( сүз уңаенда, ул юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга хатасыз җавап бирде, машина йөртү буенча да мастер-класс күрсәтте). Бу гүзәл зат өчен беренче җиңү түгел, шуның белән аны котлыйбыз.
Гадәттәгечә, бүләкләр "ТР юл хәрәкәт иминлегенең белем бирү һәм фәнни программаларын финанслау дирекциясе "ДУ филиалы (Светлана Сидорова)тарафыннан әзерләнгән иде.
-Барысына да катнашулары өчен рәхмәт, башка автоледилар да активрак булсыннар иде, - ди ЮХИДИ бүлегенең пропаганда инспекторы Госман Хәкимов.
Ә Регина Хәмитова бүген шундый ук республика конкурсында катнаша, барлык Чистай автоледилары өчен чыгыш ясый. Уңышлар аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев