Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Скверда кәшәнә булачак

1 нче мәктәп каршындагы сквер узган гасырның сиксәненче елларында шәһәрнең иң матур урыны булып торды - биредә әкият персонажлары белән балалар шәһәрчеге урнашкан иде.

Вакытлар узу белән тиешенчә карап тормагач шәһәрчек ташландык хәлгә әверелде һәм эскәмияләр куелган гади сквер булып калды. Аның элеккеге данын кайтарырга тырышулар булды. Биредә балалар аттракционы һәм балалар кафесы урнаштырырга теләделәр, бары соңгысы гына эшләп китте. Эшмәкәрләр биредә хәтта сыра бары да урнаштырдылар, әмма әлеге сату ноктасы 1 һәм 10 нчы мәктәпләр янында булу сәбәпле, аны яптылар. ТР Дәүләт Советы депутаты В. Смыковны скверның язмышы борчый. Ул муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов белән аны карап чыкканнан соң биредә кәшәнә төзергә тәкъдим итте. Скверда кәшәнә төзү турында килешүгә ирешелде. Хәзер проект смета документациясе буенча эш алып барыла. Шушы көннәрдә скверга "Ямашнефть" белгечләре килде, алар карт агачларны кисә, кәшәнә төзү өчен мәйдан әзерли башладылар, апрель аенда нигез салу планлаштырыла. Кәшәнә төзү белән беррәтттән, скверның үзен дә тиешле тәртипкә китерү: - рәшәткәләрен яңарту, аңа агачлар утырту эшләре планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев