Новосельская урамы, 48 һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 21, 21-а йортларында яшәүчеләр үз ишегалларына керә һәм чыга торган юл шундый начар хәлдә тора.
Юл чокыр-чакырлардан тора, алар, өстәвенә, иртә язда, көзен, хәер, җәен дә яңгырлы көннәрдә су белән тулалар, шулай итеп, биредә урнашкан йортларда яшәүче чистайлылар үз подъездлары янына көч-хәл белән килеп җитә алалар. Һәм, әлбәттә, юлларның әлеге торышы үз транспорт чараларының сакланышы өчен борчылган автохуҗаларның нерв системасын чын мәгънәсендә тикшерү булып тора.
-Бу хәл берничә ел дәвамында үзгәрми, - дип хәбәр итте безгә Чистайда яшәүче Татьяна, - шәһәр эчендәге юлларда чокырларны ямыйлар, яңа асфальт җәяләр, ә Тегермән мәйданы микрорайонындагы юлның шушы участогында беркемнең эше юк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев