Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сезгә заманча Россия киносы ошыймы?

2016 ел Россиядә Кино елы билгесе астында үтә. Мөгаен, һәркемнең яраткан картиналары бардыр, аларны без кат-кат карасак та, бер дә туйдырмыйлар. «Ә сезгә заманча Россия киносы ошыймы?» - дип кызыксындык без төрле яшьтәге кешеләрдән.

Таня Козынбаева, Даша Кораблева, күп профильле көллият студентлары:
- Ошый! Болар, нигездә, яшь­ләр тормышын чагылдыручы һәм яшьләр өчен картиналар! Безгә сюжетлар, геройларның мотивлары, гамәлләре аңлашыла. Вакыт булганда «Молодежка», «Кухня», «Универ» сериалларын карыйбыз. «Легенда №17» фильмы безне тәэсирләндерде, көчле картина!
Без үзебез актив яшәү рәвеше яклы һәм безгә дәртле, максатчан, шат күңелле геройлар ошый!
Светлана Сидорова, «ТР юл хәрәкәте иминлеге программаларын финанслау дирекциясе» филиалы начальнигы:
- Заманча кинотасмалар да ошый, сыйфатлы эшләр шактый. Карарлык әйберләр бар! Үзем исә мелодрамаларга караганда күбрәк детектив сериалларга өстенлек бирәм.
Айрат Мостафин, шәһәр кунагы:
- Һәр буынның үз фильмнары. Миңа, әлбәттә, элеккеге кинотасмалар якынрак. Аларда беркатлылык сизелсә дә, алар гади кеше мөнәсәбәтләрен кадерләргә, яхшылыкны күрә белергә өйрәтәләр, хезмәт кешесенә дан җырлыйлар. Әмма заманча эшләр арасында да шактый көчле, тормышны төрле яктан күрсәтүче, төшенкелеккә бирелмәскә, теләсә кайсы очракта да күңел күтәренкелеген сакларга чакыручылары бар. Барысын да рәттән түгел, ә сайлап кына карыйм.
Анна Шишлова, Чистай Выселкасы авылының ветераннар советы рәисе:
- Башка буын вәкиле булсам да, заманча фильмнарны яратып карыйм. Гомумән, бик яхшы кинотасмалар бар. Хәзер исә «Карина Красная» фильмы күрсәтелә, андагы кискен борылышларны игътибар белән күзәтәм. «Лестница в небеса» дигән күп серияле фильм бик гыйбрәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Россия киносы