Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабыйны коткару өчен бөтен дөнья белән көрәштек

Кечкенә Динар Галимовның авыру тарихы бөтен чистайлыларны тирән борчуга салды. Меңләгән кеше малайны коткару өчен көрәште, табиблар аңа остеопетроз диагнозы куялар.

Үз гомере өчен көрәшкән Динарның тарихы авыр чакта ярдәм кулы сузарга әзер торучы мәрхәмәтле кешеләрнең күп булуын тагын бер кат раслады.
Галимовлар гаиләсенә бәхет­сезлек берничә ел элек өере белән килә. Бер-берсенә гашыйк, киләчәккә якты өметләр баглап яшәүче Дамир һәм Лилия язмышның аларга нинди сынаулар әзерләвен күз алдына да китермәгәннәрдер.
Динар - гаиләдә икенче бала. Беренче сабыйлары яшь ярым да тулмаган чакта җитди авырудан үлеп китә.
- Өч айлык вакытта баланың башындагы лепкәсе шешә башлады, аңа Арнольд Киари синдромы һәм гидроцефалия диагнозы куйдылар. Табиблар шунтирование үткәрде­ләр, шуннан соң көзән җыера башлады. Без һәрвакыт янәшәдә идек, әмма баланы саклап кала алмадык, - дип сөйли әбисе Гөлсинә Галимова.
Сабыйны югалту кайгысы әти-әнисен бик каты тетрәндерә. Кайгыны кичерү һәм икенче бала табарга җөрьәт итү җиңел булмый. Әмма тиздән яшь гаилә йортында кабат бала тавышы ишетелә башлый.
Динар сау-сәламәт булып туа, өч айга кадәр барысы да яхшы була, әмма өч айдан соң абыйсыныкы кебек үк авыру билгеләре күренә башлый. Төшенкелеккә бирелү һәм кур­ку - ул вакытта әти-әнисенә киче­рер­гә туры килгән хисләрнең бу кеч­ке­нә бер өлеше генә әле. Табибларга бару бернинди нәтиҗә дә бирми. Яшь гаиләгә балаларының сау-сәламәт булуы турында ышандырырга тырышалар. Тиздән Динарны генетик тикшеренүгә җибәрәләр. Канга анализ ясаганнан соң табиблар балага куркыныч диаг­ноз - остеопетроз куялар. Бу хөкем кебек яңгырый. Очраклы рәвештә сабыйның әти-әнисе шушы авыруны йөртүче булып чыгалар.
Кечкенә Динарның тормышын җелекне күчереп утырту гына коткарып кала алачак. Озакка сузарга ярамый, һәр көн исәптә була.
- Безгә шундый авырулары булган балаларның өч яшькә кадәр дә яшәмәүләре турында әйттеләр. Без өметсезлеккә бирелдек, баланың гомерен саклап калу өчен кая мөрәҗәгать итәргә дә белмәдек. Безнең гаилә кичергән хисләрне сүз белән аңлатып булмый. Авыру беренче баланың гомерен алып китте һәм икенчесен дә ни көткәнен без белә идек, - ди әбиләре.
Вакыт уза тора, баланың инде күз күреме начарлана башлый. Израильгә барып, бер малайга җелекне күчереп утыртуга акча җыю турында телевидениедә күрсәтелгән ролик гаилә өчен коткару булып тора. Лилия Галимова шунда ук малайның әнисе белән элемтәгә керә. Бу шалтырату улларының савыгуына бераз өмет уята.
Тиздән Галимовлар гаиләсе белән волонтерлар элемтәгә керә, алар төркем оештыралар һәм Израиль клиникасында консультация алу, сабыйны дәвалау өчен акча җыюны оештырырга ярдәм итәләр.
- Безгә нәрсә аша үтәргә туры килгәнен күз алдына китерүе дә авыр, - дип искә ала Гөлсинә Галимова. - Һәр тиен кадерле иде. Якын кешеләребез һәм бөтенләй чит-ятлар да ярдәм иттеләр. Кем күпме булдыра... Без барлык җәмәгать урыннарында акча җыю өчен тарт­малар урнаштырдык. Минем яныма бер кечкенә кызның чабып килеп берничә сум акча салуы исемдә калды. Бу безнең өчен бик кадерле иде.
Консультациядән соң Галимовлар гаиләсенә Динарны дәвалауга 20 миллион сумга якын акча кирәклеген әйтәләр. Дамир һәм Лилия өчен бу сумма бик зур була. Битараф булмаган кешеләрнең ярдәменнән башка берни дә барып чыкмаячагы көн кебек ачык.
- Өч ай без акча җыйдык. Акылдан шашкан кешенеке кебек, минем башымда да тәүлек әйләнәсендә акча җыярга, оныкны коткарып калырга, акча җыярга, оныкны коткарып калырга дигән уй бертуктамый әйләнде, - ди Гөлсинә Госсам кызы.
Шундый кыска вакыт эчендә гаилә гаять зур сумманы җыя алыр дип ышануы да авыр. Галимовларга ярдәм йөзеннән ярминкәләр һәм хәйрия концертлары, иганәчеләр призларына төрле лотереялар оештырыла. Меңләгән кеше битараф калмый һәм малайга ярдәм итү турындагы үтенечләрдән баш тарт­мый.
Гаиләгә Санкт-Петербургтан «Ар­темка» хәйрия фонды зур ярдәм күрсәтә, аның ярдәмендә дәвалануга акчаның күп өлешен җыярга мөмкин була.
Акча җыюга санаулы көннәр калып барганда, ә кирәкле суммага тагын берничә миллион җитмәгәндә, кабат өметсезлеккә бирелүдән сабыйны дәвалауга җитмәгән сумманы керткән игелекле кеше коткарып кала. Шул вакытта гына гаилә җиңеллек белән сулыш ала һәм барысының да яхшы булачагына өмет уяна.
Узган елның 15 декабрендә Динар әти-әнисе белән бергә Израильгә дәваланырга китә. 25 гыйнварда сабыйга җелекне күчереп утырту буенча операция ясыйлар, ул уңышлы үтә.
Динарга химия терапиясе аша үтәргә туры килә, ул аны бик авыр кичерә. Сабыйның тәнендә пешкән урыннар барлыкка килә, ул шешенә, температурасы күтәрелә, ә тиздән бөерләре эшләми башлый. Берничә тапкыр сабый үлемнән кала, әмма яшәргә теләк кабат малайны тормышка кайтара.
Динарның әти-әнисе, аларның өлешенә төшкән барлык сынауларны да үтәләр, бер-берсен юатып торалар һәм һәрвакыт сабыйлары янында булалар.
Хәзер малай әтисе һәм әнисе белән Израильдә. Барысы да план буенча барса, июль азагында өйләренә кайтачаклар.
Бала - Лилия һәм Дамир тормышында иң кадерлесе. Үз баласының елмаюын күргәндә ул күпме шатлык кичерә. Сабыеның яңа, сәламәт тормышка ныклы адымнар белән баруын күрүдән дә зуррак бәхет бармы икән әни өчен!
Алда малайны озакка сузылачак тернәкләнү курсы көтә. Биш ел дәвамында ул клиникада тикшеренү үтәчәк. Әмма үтелгән юл белән чагыштырганда монысы гына берни дә түгел.
Динарның әти-әнисе иң мөһиме бервакытта да өметсезлеккә бирелмәскә һәм азакка кадәр көрәшергә диләр. Өметсезлеккә бирелгәннәрнең күбесе өчен бу гаилә үрнәк булып тора. Язмыш сынауларына алар бирешмиләр, бернинди киртәләр дә аларны улларын коткарып калу юлыннан тайпылдырмый. Кечкенә бәхетләре өчен бергә көрәшүне дәвам итәләр.
Галимовлар гаиләсе ярдәм ит­кәннәрнең, Динарның язмышы өчен борчылганнарның һәм тизрәк са­выгуы өчен кулларыннан килгән­чә булышлык күрсәткәннәрнең барысына да рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев