Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәҗәрә фестивалендә Закировлар тату гаилә үрнәге күрсәттеләр

Балалар һәм яшьләр иҗат йортында ел саен үткәрелә торган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды

Анда районыбызда яшәүче 8 гаилә: Падериннар, Зариповлар, Михайловлар, Төхфәтуллиннар, Львовлар, Федосеевлар, Закировлар һәм Гориннар катнашты. Һәр гаилә үзенчә уникаль һәм талантлы.

Фестиваль ике этаптан: гаилә тарихына багышланган күргәзмәләрдән һәм сәхнәдә чыгышлардан торды. Катнашучылар үзләренең нәселләре турында мөмкин кадәр кызыграк сөйләргә тырыштылар. Алар жюри әгъзаларын җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп һәм музыка коралларында уйнап каршы алдылар. Аларга тәмле ризыклардан авыз итәргә тәкъдим иттеләр һәм гадәти булмаган борынгы әйберләрне күрсәттеләр.

— Әлеге фестиваль ярдәмендә Россия халыкларының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре үсә, гаилә йолалары буыннан-буынга күчә, — диде шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов. — 8 гаилә бүген үз шәҗәрәләрен тәкъдим итте, катнашучыларның ата-бабаларын хөрмәт итүләре һәм гаилә кыйммәтләрен саклаулары сөендерә. Һәр гаиләнең элек ата-бабалары кулланган көнкүреш әйберләре турында дәртләнеп сөйләвен күрдем. Шулай ук барлык гаиләләрнең үз Ватанын яратучы чын патриотлар булуы күренеп тора.

Закировлар гаиләсенең 16 әгъзасы фестивальгә Уракчы авылыннан килде.

Закировлар нәселе зур, шуңа күрә күргәзмәдә аларның күрсәтерлек әйберләре: гаилә истәлекләре, кубоклар, медальләр, грамоталар, фронт хатлары, авыллары турында китаплар, альбомнар, бәйләнгән оекбашлар һәм башка бик күп нәрсәләр бихисап иде.

— Фестиваль турында белгәч, ирем ягыннан туганнарга анда катнашырга тәкъдим иттем. Каенана белән каената, олы яшьтә булуларына карамастан, бик теләп катнаштылар. Без чын күңелдән чыгыш ясарга, үз нәселебезне һәм ничек дус яшәвебезне күрсәтергә теләдек. Фестиваль өчен мин үзем шәҗәрә агачын ясадым һәм чыгыш сценариесен уйлап таптым, — дип уртаклашты гаилә әгъзаларыннан берсе Гөлнара Закирова.

Гаилә милли ризыклар әзерләүдә дә тырышкан. Алар кунакларны бәлеш, тавык ашы, тозлаган кәбестә, пешкән бәрәңге, тавык, каз, өчпочмак, җәймә, кыстыбый, чәкчәк, бавырсак, гөбәдия, кызыл эремчек, сөт, катык, бал һәм куертылган сөт белән сыйладылар.

— Без әниләребезнең, әбиләребезнең һәм карт әбиләребезнең авыр авыл хезмәтендә ирешкән уңышлары белән горурланабыз һәм шатланып җирдә эшләвебезне дәвам итәбез. Без традицион татар һәм мөселман бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә яратабыз. Еш кына якыннарыбыз белән бергә җыелабыз, бергә камыр ризыклары, бәлеш һәм чәкчәк пешерәбез. Бәйләргә, тегәргә һәм ямарга өйрәнәбез. Бу эшләргә без әбиләребездән һәм әниләребездән өйрәндек, ә без, үз чиратыбызда, аларны балаларыбызга тапшырабыз, — ди Гөлнара Мансур кызы. — Конкурс безгә бик ошады, аны оештыручыларга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Башка катнашучыларны күзәтү, аларның гореф-гадәтләре турында белү кызыклы булды, шулай ук без киләчәктә катнашу өчен тагын да күбрәк тәҗрибә тупладык.

Үсеп килүче буынны тәрбияләгән һәм гаилә традицияләрен саклаган өчен Закировлар гаиләсе катнашучылар дипломы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев