Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия беренчелегеннән бүләкләр белән кайттылар

Күптән түгел «Лидер» спорт мәктәбеннән безнең яшүсмерләр командасы Мәскәү артында булып узган армрестлинг буенча Россия беренчелегеннән төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән кайтты. Бер айдан соң Россия җыелма командасында үз урыннарын безнең спортчыларыбыз якладылар.

Барысын да безнең иң яшь спортчыбыз Ксения Зорянкинаның чыгышы гаҗәплән­дерде. Аның авырлык категориясендә бик көчле спортчылар җыелган иде. Авыр көрәштә, атказанган спорт мастеры, берничә тапкыр Европа һәм дөнья чемпионы Екатерина Ларинаны, атказанган спорт мастеры, алты тапкыр дөнья чемпионы Ирина Мазуренконы, халыкара класслы спорт мастеры Ольга Терпелованы җиңеп, Ксения Осетиядән килгән спортчы Луиза Габуевага гына бирешеп, 22 спортчы арасында икенче урынны алды. Үзенең чыгышы белән ул «Россия спорт мастеры» дигән исемне раслады.
Яңа авырлык категориясендә безнең яшь кызыбыз Виктория Воронина чыгыш ясады һәм Россия чемпионкасы булды! Ике кул белән көрәштә җиңү яулады! Исегезгә төшерәбез, узган елны Виктория халыкара класслы спорт мастерына нормативын үтәде. Шулай ук яңа авырлык категориясендә армлифтинг буенча дөнья чемпионы, әлеге төрдә рекордсмен Салават Кадыйров үз көчен сынады һәм бишенче урын алды.
Бу ярышлар күпчелек спортчылар өчен беренче булды. Евгений Юров, Вадим Махалов, Илья Муравьев һәм Кристина Гаранина шундый зур ярышта беренче тапкыр үз көчләрен сынарга карар иттеләр. Кызганычка каршы, аларга тәҗрибә җитмәде.
Егетләргә һәм кызларга май азагында Румыниядә булачак Европа беренчелегендә һәм чемпионатында безнең илне тәкъдим итү мөмкинлеге бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт армрестлинг Чистай хәбәрләре "Лидер" спорт мәктәбе