Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Раштуа кичәләре циклы башланды

Узган сишәмбе көнне "Вектор" РК" ТҖС чистайлыларны Яңа ел чыршысын ачу һәм Раштуа кичәләре циклына чакырды.

Матур итеп бизәлгән чыршы чара кунаклары алдында торды. Җыелучыларның барысын да Яңа ел белән "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов котлады. Ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек теләде. ТҖСның җәмәгать советы рәисе Виктор Классен җыелучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул узып баручы елның аның җитәкчелегендәге радиокомпания өчен аеруча уңышлы булуын билгеләп үтте. Кайбер эре объектларда эшләр төгәлләнгән, алар арасында - "Свияжск" тарих, мәдәният һәм дин һәйкәле, 2013 елга яңа заказлар алынган, Сколково уздырган тендерда җиңгән. Әкият персонажлары, Кыш бабай һәм Кар кызы бәйрәмгә ямь өстәп кунакларны әйлән-бәйләнгә чакырдылар.
Чыршыны тантаналы ачу ТҖС офисында дәвам итте, балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары коллективы бай программа тәкъдим иттеләр. Яңа ел каникулларында биредә микрорайонда яшәүчеләр өчен чаралар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев