1 майда бөтен ил буйлап профсоюзлар митинглар һәм акцияләр үткәрә.Без чистайлылардан безнең заманда профсоюзлар шулай ук популярмы әллә эллеккеге көчен югалтканнармы дип сорадык.
Ирина Герасимова, мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе.
- Хәзер профсоюзларга башкачарак карыйлар.Профсоюз оешмасына мин күптән түгел генә кердем һәм аларның нинди зур эш башкаруларын күрдем. Оешма хезмәт законы үтәлеше, хезмәт шартлары артыннан гына күзәтми, шулай ук юридик ярдәм күрсәтә, хезмәт ияләренең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен дә яклый. Бүгенге көнгә мәдәният хезмәткәрләренең 70 проценты профсоюз әгъзалары булып торалар.
Полина Иванова, шәхси оешма хезмәткәре:
- Безнең оешма дәүләтнеке булганда барлык хезмәткәрләр дә профсоюзга керәләр иде. Профсоюз рәисе хезмәт шартларының үтәлешен контрольдә тотты, хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен яклады. Хәзер предприятиеләрдә профсоюзлар юк, барысы да шәхси кулларда. Бервакыт бер хезмәткәр профсоюз оештыру турында үз тәкъдимен кертә, җитәкчелек моңа каршы чыга, хезмәткәргә эштән чыгару белән яный. Миңа профсоюз үз көчен саклаганмы-юкмы икәнен әйтүе авыр, әгәр эш бирүчеләр аны оештыруга шулай каршы чыгалар икән, димәк, ул ниндидер көчкә ия.
Валентина Лачугина, мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы рәисе:
- Без профсоюзларның традицияләрен сакладык һәм хезмәт ияләренең хокукларын саклауның дәвамчылары булып торабыз. Профсоюзлар дәүләт белән социаль әңгәмәгә керү дәрәҗәсендә эшлиләр. Эш учреҗдение эчендә дә алып барыла. Күп кенә уңай нәтиҗәләр дә бар. Мәгариф системасында хезмәткә түләүнең яңа системасы үсешенә дә ул саллы гына өлеш кертте. Социаль яклауның төп юнәлешләре куркыныч хәлдә калган вакытлар да булды. Бергә берләшеп, профсоюзлар педагогларның ташламалары һәм статуслары сакланып калуына, аларның законда да исәпкә алынуына ирештеләр. Соңгы вакытта профсоюзлар сизелерлек дәрәҗәдә үз статусларын күтәрделәр.
Александр Васин, сәүдә хезмәткәре
- Профсоюз ул - предприятиегә бәйле булмаган күмәк эш. Хәзер һәркем үзе өчен генә дигән төшенчә бар. Болай уйлау үк профсоюзларның яшәвенең мәгънәсен югалта. Рәисләрнең кайсысы гади хезмәт кешесенең мәнфәгатьләрен яклар икән? Предприятие җитәкчелегенә җайлашу лаеклы хезмәт һәм югары хезмәт хакы өчен көрәшүгә караганда җиңелрәк бит.
Илгиз Шәйхетдинов, машина йөртүче:
- Минем уйлавымча, профсоюзлар үткәндә калды. Алар хезмәткәргә берни дә бирми, ә кертем генә җыялар. Эш көнендә артык эшләүләр берсе дә исәпкә алынмый, хезмәт ияләрен алар яклый да алмыйлар һәм теләмиләр дә. Миңа мәнфәгатьләремне якламыйча минем исәпкә яшәүче профсоюз кирәкми.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев