Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Почтада өй туе булды

Районара почтамтта капиталь ремонттан соң почта бүлеген тантаналы ачу булды, барлык участоклар һәм биналар "Россия почтасы" ФДУның бердәм корпоратив стиле буенча яңартылды.

Заманча җиһаз, мебель, барлык процессларны компьютерлаштыру, эш шартларын яхшырту белән беррәттән халык өчен хезмәт күрсәтүнең яңа төрләрен кертү мөмкинлеге бирделәр: авиа һәм тимер юлда йөрү өчен билетлар сату, форсаж-илебезнең теләсә кайсы ноктасына тиз арада акча күчерү, коммуналь түләүләрнең бөтен төрләрен дә кабул итү, кредитларны каплау, иминиятләү хезмәтләре һәм күп кенә башкалар. Бүлектә сәүдә зонасы да барлыкка килгән, анда иң яңа газета-журналлар, көндәлек кирәк-ярак товарлары тәкъдим ителә. Якты, уңайлы биналарда хат ташучылар, вакытлы басмаларга язылуны оештыручылар, почтада акча күчерү хезмәте өй туйлары үткәрделәр.
Әлеге үзгәрешләрне биредә "Татарстан почтасы"ның "Россия почтасы" ФДУына керүе белән бәйлиләр, алар акчасына компьютер, почта җиһазлары, унга якын махсус машина, кырыктан артык велосипед, сигнализация, видеокүзәтү приборлары сатып алынган, бердәм корпоратив кием формасына күчү буенча да эш алып барыла.
-Кама аръягындагы биш районны берләштерүче безнең районара почтамт республикада иң эреләрнең берсе, -дип сөйли аның җитәкчесе тәҗрибәле, сакчыл кеше Фәрит Галимов. - Бездә йөздән артык почта бүлеге, 500дән артык поч­та хезмәткәре исәпләнә. Һәм без бердәм булуыбыз белән көчле.
Соңгы елларда матди-техник базаны ныгыту буенча бездә үзәк почтамтта гына түгел, ә Алексеевск, Яңа Чишмә, Аксубай, Спасс поч­та бүлекчәләрендә дә күп эш башкарылды. Боларның барысы да производство, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә уңай чагылыш таба. Барлык бүлекләрдә дә респуб­лика, район газеталарына, башка басмаларга беренче яртыеллыкка язылу буенча план үтәлде. Агымдагы елның икенче яртыеллыгына язылу почта хезмәткәрләре өчен яңа, аеруча уңай шартларда башлана. "Чистай хәбәрләре" газетасына югары дәрәҗәдә язылуны тәэмин иткән почтамт коллективына аерым рәхмәт әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев