Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нарат-Елга авылыннан Минһаҗевлар гаиләсе калфак тегү һәм бизәү белән шөгыльләнә

Чистай районы Нарат-Елга авылында уңган-булган гаиләләр шактый. Нәкъ менә алар авылның, районның һәм шәһәрнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашалар, иң яхшы гаилә традицияләрен саклыйлар һәм үстерәләр.

Нарат-Елга авылыннан Минһаҗевлар гаиләсенең «Тылсым» декоратив-гамәли сәнгать остаханәсе калфак тегү белән шөгыльләнә һәм аны төрле ысуллар белән бизи.

Гаилә остаханәсен оештыруда Фәнзилә Рәис кызы башлап йөри, аның әнисе Фәридә Шәүкәт кызы калфак өчен нигез ясау белән шөгыльләнә, ир туганы Разит Рәис улы эш өчен материаллар сатып ала.

Алар тегеп-чиккән калфаклар Сабантуйларда, төрле конкурсларда кул эшләре күргәзмәсен бизәп торалар.

Сезгә сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калабыз, дип хәбәр ителә Нарат-Елга авылы Мәдәният йорты сайтында.

Фотолар Нарат-Елга авылы Мәдәният йорты сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев