Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Музыка һәм балалар белән бәйләгәне өчен язмышыма рәхмәтлемен

Лилия Зарипова 34 ел балаларга тылсымлы музыка дөньясына юл күрсәтүче булып хезмәт итә.

Кешенең һәр уңышы артында аның тырышлыгы, таланты, якыннарының ярдәме генә түгел, ә үзендә тәрбияләнүчеләрнең киләчәге хакына бөтен белемен, көчен бирүче педагогның гаять зур хезмәте тора.

С. Гобәйдуллина исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Лилия Зарипова үз укучыларының талантын ачуга, аларның иҗади үсешенә бөтен гомерен багышлый. Ул – халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреаты, «Иң яхшы өстәмә белем педагогы» номинациясендә «Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» гранты иясе, «Ел хатын-кызы» республика конкурсы җиңүчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе.

Лилия Зарипова 34 ел балаларга тылсымлы музыка дөньясына юл күрсәтүче булып хезмәт итә. Аның остазлыгында йөзләгән бала чын-чынлап ачыла, башкаларга талантын күрсәтә һәм иҗади тормышта зур уңышларга ирешә алды.

Лилия Зариповада тәрбияләнүчеләр арасында төрле дәрәҗәле конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары, җиңүчеләре, призерлары бар. Аның дистәләгән укучысы югары уку йортларында вокал буенча укуын дәвам итә, ә кайберләре Татарстан Республикасының атказанган артистлары булганнар.

Лилия Локман кызы Чистайда туып-үскән. Музыкага мәхәббәте кечкенәдән үк барлыкка килгән. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки аның әти-әнисе дә яхшы җырлый торган булганнар.

– Өч яшьтән урындыкка бастырып җырлатканнарын хәтерлим. Фортепьяно буенча педагогым: «Лилия, минем андый талантлы балаларым юк иде», – дип әйтә торган иде. Әле укый гына башлаганда өйдә пианино юк иде, әни картонга клавиатура ясады һәм мин шуннан өйрәндем, – дип исенә төшерә Лилия Локман кызы.

«Фортепьяно» сыйныфы буенча музыка мәктәбен тәмамлап, ул Казан педагогика институтында музыка факультетында укуын дәвам итә. Аңа танылган җырчылар, Татарстан һәм Россиянең халык артистларында белем алу бәхете тәтегән.

Студент вакытында Лилия Зарипова кияүгә чыккан, әмма икенче кызы тугач та, көндезге бүлектә укуын дәвам иткән һәм институтны уңышлы тәмамлаган. Хәзер ул үз тормышын яраткан эшеннән башка күз алдына да китерә алмый.

– Мин музыка һәм балалар белән эшләүгә бәйләгәне өчен язмышыма рәхмәтлемен. Мин аларны яратам, һәркайсына шәхси якын киләм. Кайбер педагоглар иң яхшы, сәләтле балаларны сайлап алырга тырышалар, мин барысы белән дә эшлим. Укучыларым арасында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән, вокал буенча йомшаграк балалар да бар, әмма мин алардан йолдызлар ясарга тырышам. Балалар белән эшләүдә иң мөһиме – аларны һәм үз һөнәреңне ярату, ә калганы була. Минем эшемдә биш яшьлек бөтенләй сөйләшми торган бала белән эшләү тәҗрибәсе бар. Аның әнисе кызын минем яныма йөртә башлады һәм ул сөйләшеп кенә калмыйча, җырлый да башлады, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Лилия Зарипова балаларны музыкага өйрәтеп, төрле конкурс-фестивальләргә әзерләп кенә калмыйча, алар өчен үзе дә җырлар яза.

– Теләсә нинди чыгышка номерлар әзерләгәндә, шуны истә тоту зарур: яхшы җырлау гына җитми, сәхнә осталыгы да кирәк. Үзеңне тамашачыга дөрес итеп күрсәтә белү мөһим, артистның хәрәкәтләре матур булырга, ул микрофон белән дөрес эшли белергә тиеш. Уңыш 90 процентка хезмәттән һәм тырышлыктан тора, бары 10 проценты гына талантка бәйле дип саныйм. Шуңа күрә дәресләргә бик катгый карыйм, ялкауланганнарны яратмыйм. Мин перфекционист: минем барысы да я идеаль, я берничек тә булырга тиеш. Әмма таләпчән булуыма карамастан, миннән беркемнең дә киткәне юк. Балалар белән аралашканда йомшаклык та, кырыслык та чама белән булырга тиеш. Мин һәр баланы тыңлый, кирәк чакта кочаклап үбә дә алам. Әмма эш концертларга, конкурсларга кагылганда бездә көчәйтелгән әзерлек бара.

– Сездә тәрбияләнүчеләр конкурсларда җиңү яулаганда нинди хисләр кичерәсез?

– Алар өчен гаҗәеп горурлык хисе кичерәм. Аларның зур уңышларга ирешүләренә сөенәм.

Сөйләшү барышында Лилия Локман кызы үз уңышларына һәм балаларның күпсанлы җиңүләренә карамастан, үз өстендә эшләүдән туктамавын һәм хәтта балалардан да нәрсәгәдә булса өйрәнә алуын сөйләде.

– Мин яшь, перспективалы кешеләрне яратам. Конкурсларга баргач, еш кына сәләтле балаларны күрәм, алар сәхнә артында репетиция ясыйлар. Бервакыт бер ансамбльдә катнашучылар шундый матур итеп, төрле стильләрдән файдаланып җырладылар, мин аларны мөкиббән китеп тыңладым һәм, әлбәттә, үзем өчен күп нәрсә алдым, – дип уртаклашты ул.

Лилия Зарипова һөнәре турында гына түгел, ә кызлары турында да горурланып, яратып сөйли. Алар барысы да музыкага өйрәнгәннәр. Аның зур кызлары тормышта үз урыннарын тапканнар, саллы уңышларга ирешкәннәр. Аида – профессиональ җырчы, зур сәхнәләрдә оркестр белән чыгыш ясый. Берничә ел инде башка илдә яшәсә дә, ул үз тамырларын онытмый һәм туган телендә дә җырлар башкара. Элина бортпроводник булып эшләгән, 2010 елда «Гражданлык авиациясе йөзе – 2010» конкурсында III урынны яулаган, хәзер җир өсте хезмәтен җитәкли. Төпчек кызы Рената үсеп килә.

Ни кызганыч, Лилия Локман кызының тормыш иптәше бик иртә вафат булган. Әмма ул зур югалтуны кичерергә үзендә көч табып, балаларны тәрбияләү бөтен көчен куйган.

– Беренче чиратта, балаларым, оныкларым, укучыларым өчен үрнәк булырга, аларның минем белән горурлануларын телим. Мин аларга еш кына нинди катлаулы хәлләрдә калуым һәм төрле проблемаларны ничек хәл итүем турында сөйлим. Иң мөһиме – теләк булсын. Теләк булса, чыгу юлы табыла. Хәзер минем яраткан эшем бар, мин балаларымны лаеклы тәрбияли алдым, алар уңышлары белән куандыралар, минем ике оныгым – кыз һәм малай үсеп килә. Мин дөньяда иң бәхетле хатын-кыз, – ди Лилия Зарипова.

Фикерләр

Раинә Сабирова, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенткасы:

Лилия Локмановна – исемен зур хәрефләр белән язарлык укытучы! Мин аңа сабый килеш килдем һәм ул мине аякка бастырды, аның ярдәмендә мин бик күп уңышларга ирештем! Барлык укучылары аның өчен үз балалары кебек. Ул безнең барыбызны да ярата, кадерли, һәркемне шәхес буларак хөрмәт итә.

Мин аңарда 10 ел укыдым. Шушы вакыт эчендә зур хезмәт башкарылды, ул һәр хәреф, һәр аваз өстендә эшләде. Язмышымны аның белән бәйләвемә бик шатмын. Нәкъ менә ул башкалар күрмәгәнне миндә таба алды. «10 процент талант, ә калганы педагог һәм укучының хезмәте», – дип еш кабатлый ул. Лилия Локмановна һәрвакыт безгә көч биреп тора һәм: «Сез Татарстанның иң яхшы балалары!» – дип әйтә. Лилия Локмановна, без, сезнең укучыларыгыз, балаларыгыз, сезне бик яратабыз!

Алинә Ивах, Мәскәү өязе драма театры труппасы җитәкчесе:

– Мин һәрвакыт шундый кешеләр турында шатланып сөйлим, чөнки балалар белән эшләүчеләрне яратам, бу үзенчәлекле, катлаулы эш. Икенчедән, миңа балалар яраткан кешеләр ошый, бу һәрвакыт ике яклы була. Мин һәрдаим педагогларга: «Әгәр сезгә укучыларыгыз кызыклы икән, димәк, сез дә аларга кызыклы булачаксыз» – дип әйтәм. Лилия Локмановнаның укучылары конкурсларда беренче урыннарны алып, укымышлы, зыялы, тәртипле, искиткеч кешеләр булып үсәләр. Бу күп нәрсә турында сөйли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев