Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп каникуллары вакытында ДАИга кунаклар килде

Ел саен язгы каникуллар вакытында ЮХИДИ бинасында бала тавышлары яңгырый. Быел гадәти булмаган экскурсиягә 3нче гимназиянең өченче сыйныф (сыйныф җитәкчесе Татьяна Семенова) һәм 1нче мәктәпнең алтынчы сыйныф укучылары килделәр (Ольга Батуева).

Сүз уңаенда, соңгылары яшь юл хәрәкәте инспекторлары отрядына керәләр, билгеләнгән кагыйдәләрне пропагандалыйлар, хәер, үзләре дә аларны яхшы беләләр һәм үзләреннән кечерәкләрдә урамда имин йөрү күнекмәләре тәрбиялиләр. Алар хәзер ДАИ хезмәткәрләре белән танышулары турында һәм имтихан бирү бүлмәсендә компьютер артында утырып, булачак машина йөртүчеләр таныклык алганда тапшыра торган юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирергә тырышуларын горурланып сөйли алалар. Ә "теория"не теркәү-имтихан бүлеге начальнигы Илнар Вәлиев кабул итте, ул, сүз уңаенда, юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләрендә ярыйсы гына хәбәрдар булганнары өчен балаларны мактады.
- Хәзерге вакытта сезнең өчен иң мөһиме, машиналар йөри торган юл аркылы дөрес чыгу һәм машинада йөргән вакытта һәрвакыт балалар өчен махсус тотып торучы җайланмалардан файдалану, - диде потенциаль җәяүлеләргә һәм пассажирларга мөрәҗәгать итеп Илнар Вәлиев. - Бу зур штрафтан да бигрәк сезнең иминлегегез, сәла­мәт­ле­ге­гез һәм гомерегез өчен кайгырту. Юл хәрәкәтенең тәртипле катнашучылары булыгыз!
Шуннан соң балалар транспорт чарасы белән идарә итүгә таныклык бирә торган бүлмәгә юл тоттылар. Алар чит кешеләрнең пластик таныклыкларын зур кызыксыну белән карадылар. Еллар узар, малайлар һәм кызлар, мөгаен, бирегә тагын килерләр. Ә әлегә юлларда үз-үзеңне имин тоту күнекмәләре алалар, үз вазифалары уңаеннан аварияле хәлләрне кисәтеп, юлларда контроль тәэмин итүчеләр белән танышалар.
Административ практика бүлмәсендә юлларда килеп чыккан кагыйдә бозулар, административ җавапка тарту чаралары турында барлык мәгълүмат тупланган. Кемдер әтисе артында нинди дә булса кагыйдә бозу исәпләнмиме дип оялып кына тикшерүләрен сорый. Ә берникадәр вакыт үткәч, кыюланып киткән балалар арасында якыннары-машина йөртүчеләрнең закон алдында чиста булуларын тикшерергә башка теләүчеләр дә табыла. Әлеге бүлмәне кунакларның теләмичә генә калдырулары сизелә, аларның үз туганнарының юл серләрен беләселәре килә. Дөрес кайберәүләр машина номерларын хәтерләмиләр.
Быел малайларга һәм кызларга уңыш елмайды, аларга техник карау станциясендә булу мөмкинлеге бирелде. Балалар фара утының яктылыгын, тормоз системасының ничек тикшерелүен, яңа теркәү номерларының ничек ясалуын үз күзләре белән күрделәр. Техник карау станциясе начальнигы Владимр Сергеевның сөйләве, чыннан да, балалар өчен бик мавыктыргыч булды.
- Миңа биредә бик кызык! - ди Павел Сиротин, 3нче гимназиянең 3б сыйныфы укучысы. - Үскәч, үземә барысы да кирәк булачак. Барысын да гади, аңлаешлы сөйләделәр. Күп нәрсәне аңладым!
Аның белән сыйныфташлары да килешә.
- Безне ДАИда бик яхшы кабул иттеләр, барысын да күрсәттеләр, аңлаттылар, - дип өсти Валерия Спирина. - Хезмәткәрләрнең ничек эшләвен күрдек.
- Компьютер артында имтихан тапшыру бик ошады, барлык кагыйдәләрне искә төшерде, - дип билгеләп үтә Диана Сөнгатуллина.
- Ә син үзең, Диана, аларны үтисеңме?
- Әлбәттә! Һәрвакыт юлны билгеләнгән урында, машиналарның туктавына инангач кына чыгам.
- Быел, бәхеткә, балалар катнашында бер юл-транспорт вакыйгасы да булмады, - дип ассызыклый ЮХИДИ бүлеге инспекторы Владислав Воляков. - Һәм бу педагогларның, ата-аналарның һәм яшь юл хәрәкәтендә катнашучыларның бердәм эше нәтиҗәсе. Һәрвакыт уяу, игътибарлы булыгыз, балалар!
Гөлнур САДЫЙКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев