Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мебель фабрикасы микрорайонында даруханә кайчан ачылачак?

Газета редакциясенә мебель фабрикасы микрорайонында яшәүче мөрәҗәгать итте. Ул микрорайонда даруханә калмавыннан зарлана.

Элек яшәүчеләр «Пестречинка» кибете бинасында урнашкан даруханәгә йөргәннәр. Әмма күптән түгел кибет белән бергә даруханә дә ябылган. «Магнит» гипермаркетында даруханә пункты бар, әмма өлкәннәргә анда йөрергә ерак. Нишләргә?
Бу сорау белән без муниципаль район башкарма комитетының сәүдә бүлеге начальнигы Гүзәл Саматовага мөрәҗәгать иттек.
- Чыннан да, Мир урамындагы «Пестречинка» кибете ябылды, ә даруханә генә анда эшли алмый. Хәзер без анда үз эшчәнлеген җәелдереп җибәрергә теләге булган сәүдә предприятиеләрен эзлибез. «Магнит» компаниясенең шундый нияте бар. Мир урамы, 36 адресы буенча урнашкан кибет бинасында сәүдә ноктасы ачылгач, даруханә пункты эше яңадан торгызылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай аптека