Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кырык өченче елдан хәбәр

Шәһәр өяз музеенда Бөек Ватан сугышы елларында Брянск өлкәсендә һәлак булган Алексей Михайлович Лебедевның кече улы Бориска шәхси мәгълүматлары белән әтисенең язмасын тапшыру булды.

Солдат медальоны - аңа куелган язу һәм сугышчының җәсәден "Брянский фронт" эзләү отряды берләшмәсе әгъзалары таптылар. "Хәтер вахтасы-2012" барышында 25 медальон табылган, шуның икесе Татарстан кешесенеке. Аларның берсе Алексей Лебедев, 1914 елда туган, Яңа Чишмәдән чакырылган, 194 нче укчылар дивизиясенең 470 нче укчылар полкында автоматчылар ротасында хезмәт иткән. 1947 елның август ахырында батырларча һәлак булган. 2012 елның 4 маенда барлык хәрби, гражданлык һәм дини хөрмәт күрсәтеп, Брянск өлкәсенең Комаричский районының Соколовский поселогында 194 нче укчылар дивизиясенең мемориаль зиратында күмелгән. Алынган мәгълүматлар нигезендә аның туганнарын эзләү буенча архивта эш башлана. Аннан күренгәнчә, рәсми документлар буенча сугышчы туганнар каберлегенә күмелгән, обелискка исеме язылган. Әмма фактта ул әлегә кадәр һәлак булган урынында яткан. Туганнарын эзләү нәтиҗә бирми. Брянскидагы эзләүчеләр Татарстандагы коллегаларына мөрәҗәгать итәләр, республика телевидениесе буенча "Хәтер вахтасы-2012" турында сюжет күрсәтелә, Алексей Михайловичның улы Борис җавап бирә.
Аннан бирле 70 елга якын вакыт узган, һәм улы кулында әтисе турында кыйммәтле хәбәр. Ул эзләүчеләргә, әлеге вакыйгага катнашы булучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәт сүзләре белдерә.
-Сугыштан соң, - дип сөйли Борис Алексеевич, - әнием Екатерина Ивановна хәбәрсез югалган иренең язмышын ачыклау өчен күп тапкырлар мөрәҗәгать итте. Бик озак кына хатлар язышканнан соң күмү урыны күрсәтелгән адрес белән җавап килә. Ул оныклары белән бергә мемориаль зиратта була. Һәм менә күп еллар узгач, әлеге хәбәрнең дөрес булмавы ачыклана.
Улының хатирәләреннән күрен­гәнчә, Алексей Михайлович юл бүлегендә хезмәт иткән, су басулар вакытында елгада контрольлек итү аның вазифасына кергән, кирәк булганда шартлату эшләре дә башкарган. Фронтка махсус өйрәтелгән эт белән киткән. Бервакыт яраланып, өенә ял итәргә кайткан, аннан соң кабат фронтка киткән һәм хәбәрсез югалуы турында хәбәр килгән.
Кызганычка каршы, солдатның тормыш иптәше, өлкән улы әлеге вакыйгага кадәр яши алмыйлар. Туган илгә ватанны саклаучының үз кулы белән язган кечкенә генә язмасы кайтты.
Рәсемдә: "Выстрел" эзләү отряды җитәкчесе Дмитрий Юдин Борис Лебедевка кыйммәтле ядкәрне тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев