Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Курьер мошенник булып чыккан!

Чистайлылар мошенниклар кармагына эләгүләрен дәвам итәләр

Телефон мошенниклыгы очраклары дәвам итә. Массакүләм-мәгълүмат чараларында бу хакта язмалар җитәрлек, әмма кешеләр явыз ниятлеләр кармагына эләгүләрен дәвам итәләр.

Җинаятьчеләрнең мәкерле эшләре телефон шалтыратуыннан башлана. Мошенниклыкның иң киң таралган схемасы булып «сезнең туганыгыз юл-транспорт вакыйгасына эләкте» дигән сүзләр тора. Иң еш мондый сүзләр белән өлкән яшьтәге кешеләргә шалтыраталар, чөнки алар беркатлы, туганнары белән авырлыклар килеп чыкмасын өчен соңгы тиеннәрен дә кызганмыйлар.

Мошенниклык исә түбән­дәгедән гыйбарәт. Явыз ниятле кеше үзе сайлаган корбанына шалтырата һәм үзен аның туганы, улы яисә кызы дип тәкъдим итә. Шулай ышанычлырак. Акрын гына, аңлаешсыз тавыш белән җинаятьче туганы авариягә эләгүен, аның гаебе белән кешеләр үлүен яисә хастаханәдә авыр хәлдә булулары турында хәбәр итә. Сөйләшүгә шулай ук хокук саклау органы вәкиле дә кушылган кебек була, янәсе җинаять җаваплылыгыннан котылу өчен курьер аша акча тапшырырга кирәклеген хәбәр итә.

Алдауларының чын булуына ышандыру өчен шалтыратучылар хастаханәгә тапшыру өчен шәхси гигиена әйберләре, сөлге, беренче кирәк-яраклар сорарга мөмкиннәр. Акчаны алганнан соң курьер аның төп өлешен үзенә эш бирүчеләргә бирә, ә бер өлешен үзенә бүләк сыйфатында үзендә калдыра.

Мондый охшаш очраклар аз түгел. Суд практикасыннан иң кызыклы очракларның берсе турында Чистай шәһәр суды судьясы ярдәмчесе Наталья Зурбашева сөйләде.

– Яшь кеше Телеграм челтә­рендә эш таба, курьер булып эшләү вазифасын ала һәм шәһәрләр буйлап җинаять юлы белән табылган акчаларны җыеп йөрергә тиеш була, – дип сөйли башлады Наталья Олеговна. – Шикләнелүче күрсәткечләреннән күренгәнчә, 2023 елның 25 февралендә аңа «эш бирүчедән» Чистай шәһәрендә яшәүче өлкән яшьтәге ханымнан 100 мең барып алырга дигән «күрсәтмә» килә. Ә алдарак мошенниклар аңа шалтыратып аның кызының авариягә эләгүе, аңа җинаять җаваплылыгы янавы, моңардан бары күрсәтелгән урында тиешле сумманы һәм сумканы тапшырып кына котылып булуы турында хәбәр итәләр Үзенең буй җиткән кызы өчен куркып ана кеше акча бирергә ризалаша. Чистайда күрше республикадан килгән курьер күрсәтелгән адрес буенча барып 100 мең сум күләмендә акча ала һәм хостелга юнәлә. Җинаятьчеләргә эшләвен аңлап, ул акчаны үзендә калдырырга ниятли. Аңа Телеграмга аның номерына «эш бирүче» шалтыраткач, ул телефонын алмый, өенә кайтып китә, акчаны үз мәнфәгатьләренә тотарга уйлый.

– «Эш бирүче» курьерның акча алганнан соң нигә элемтәгә чыкмавын тиз чамалый, шуңа күрә тизрәк зыян күрүчегә шалтырата һәм аның мошенникка акча бирүен, ә кызы белән барысы да яхшы булуын, әлеге ваыйганың уйлап чыгарылган булуы хакында әйтә, – дип дәвам итә шәһәр суды судьясы. Әлеге хатын-кыз үзенә кара күрсәтелгән мошенниклар гамәлләре хакында гариза яза. РФ ҖКының 159 маддәсе 2 часте буенча җинаять эше ачыла һәм озак­ламый шикләнелүче тотыла. Ул гаебен таныды һәм китерелгән зыянны каплады. Ул сак астына алынды.

Йомгак ясап, шуны билгеләп үтәсе килә, телефоннан туганыгыз, танышыгыз, якын кешегез белән күңелсез хәл килеп чыгуы турында хәбәр итсәләр, вәсвәсәгә бирелмәгез, салкын акыл белән эш итегез. Якыннарыгызны кайгыртуыгыз, аларның язмышы өчен борчылуыгыз аңлашыла, ләкин туганыгыз белән күңелсез хәл килеп чыгуы турында хәбәр итсәләр, иң беренче чиратта шалтыратып, аңардан сезнең ярдәм кирәкме-юкмы икәнлеге турында белешегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев