Чистай-информ

Чистай районы

Рус Тат
Җәмгыять

Күп фатирлы йортларны яңарту башлана

Чистай муниципаль районында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча программа тормышка ашырыла башлады.

Күп фатирлы йортларда капиталь ремонтны финанслау күләме узган елдагыга карата үзгәрмәде. Программаны тормышка ашыруга төрле чыганак­лардан (милекчеләр, муниципалитет һәм республика бюджетлары, шулай ук ТКХны үзгәртеп кору фонды акчалары) йөз миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк.
- Быел 15 йортны (12 - районда, 3 - шәһәрдә) ремонтлау планлаштырыла, - дип хәбәр итте башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Максим Корнянен. - Райондагы күп фатирлы йортларга аерым игътибар бирелүе шуның белән аңлатыла, күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасының тугыз ел дәвамында тормышка ашырылуы нигезендә аларның күбесе Чистайда яңартылган, ә районда күп фатирлы йортлар төзекләндерелмичә калган диярлек.
Капиталь ремонтның ничек үтүе турында "Грейт-Строй" фирмасы директоры Илшат Шәрифуллиннан кызыксындык.
- Безнең оешма, "Новый город" СК фирмасы белән берлектә йортларны капиталь ремонтлауны башкарачак тәкъдим ителә торган подрядчы оешмалар рәтенә керде. Ни өчен без? Узган елны Чис­тай муниципаль районында, йортларны яңарту белән бары ике фирма гына шөгыльләнсә дә, программаны тормышка ашыру югары дәрәҗәдә узды. Без Кама аръягында гына түгел, ә Татарстанда да беренчеләрдән булып капиталь ремонтны тәмамладык, өстәвенә шелтәләрсез диярлек, моны күптән түгел әлеге мәсьәләгә багышланган махсус утырыш үткәргән муниципаль район җәмә­гать советы әгъзалары таныдылар. Быел шулай ук эшләрне тиешле дәрәҗәдә үткәрергә планлаштырабыз.
Илшат Шәрифуллин төзү­че­ләрнең ничек эш­ләвен карарга тәкъдим итте. Чис­тайда Гуськов урамындагы 17нче ике катлы торак йорт күптән яңартуны таләп итә. Хәзер биредә фасадны ремонтлый башлыйлар, төтен чыгу юлларын яңарту, түбәне алмаштыру алып барыла.
Моңа охшаш эшләр Луч поселогында да башланган, биредә өч йортны ремонтларга туры киләчәк. Ике "игезәк"- Җиңү урамы, 5 һәм 5-а йортта эш башланган.
- Әйтергә кирәк, бу йортларда таушалу проценты зур, - ди бригадир Леонид, - биредә йорт эчендәге инженер системаларны һәм фасадны гына ремонтлап калмыйча, кыек түбә монтажлау өчен кирпеч өеп күтәрергә, төтен чыгу юлларын яңартырга кирәк. Шулай ук моннан ерак булмаган урында урнашкан Гагарин, 31 йорты да яңартылачак. Ремонтлана торган йортларның түбәсе зәңгәрсу төстәге профлисттан булачак. Фасадларның да яңартылуын исәпкә алсак, капиталь ремонттан соң йортлар танымаслык үзгәрергә тиешләр.
- Якын арада капиталь ремонтлау барлык унбиш йортта да башлана, - ди ТКХ, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Владимир Лапин. - Узган елдагы кебек аның сыйфатлы һәм кыска срокларда башкарылуына өметләнәбез.
- Узган елдагы кебек үк, йортларны яңарту буенча эш ныклы контрольдә алып барылачак, - дип хәбәр итте Чис­тай зона торак инспекциясе начальнигы Николай Зубков. - Һәрвакыттагыча төп игътибар төзекләндерелә торган йортларда куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренең үтәлүенә биреләчәк, төзелеш объектларында эш саклагыч каскаларда алып барылырга тиеш, үткәрелә торган ремонтның сыйфатын җентекле күзәтәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев