Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кош гриппы нәрсә белән куркыныч

...

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе кош-корт асрау, үрчетү, кош итен һәм продукциясен сату белән шөгыльләнүче кошчылык, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә һәм Ставрополь өлкәсе территориясендә кош гриппы чыганагы ачыклану турында хәбәр итә.

– Быелның 4 мартыннан 10ысына кадәрге чорда гына да дөньяда югары патогенлы кош гриппы вирусының 300гә якын яңа очрагы теркәлгән, – дип белдерде районның баш ветеринария табибы Ринат Урманчиев. – Бу мәгълүматлар Бөтендөнья хайваннар сәламәтлеге оешмасына кергән.

Кош гриппы – кискен йогышлы авыру. Ул аш кайнату, сулыш алу органнарын зарарлау, кошларның үлеме белән характерлана.

Барлык йорт һәм суда йөзүче кыргый кошлар авыруының төп билгеләре булып югары тән температурасы, хәрәкәтләрнең авырлашуы, башны артка ташлау, башны селкеп әйләндерү, муенның кәкрәюе, тышкы тавышларга реакциянең югалуы, азыктан һәм судан баш тарту, синусит, борын тишекләреннән сыекча агуы, конъюктивит, күзләр томалану һәм сукыраю, эч китү тора. Кикрикләре кабарып чыга һәм карала, алкалары күгәренә, баш һәм муен тирәләре шешенә.

Югары патогенлы кош гриппы вирусының таралуына юл куймас өчен, берничә таләпне үтәргә кирәк. Хуҗалыкларда, базарларда һәм кошлар күпләп җыелган ачык сулыкларда, кошчылык предприятиеләре тирәсендә йорт һәм кыргый кошлар белән контактка керүдән сакланыгыз. Йорт кошларын ишек алдыннан читкә чыгармагыз. Кош гриппы билгеләре теркәлгән территорияләрдә рөхсәтсез сәүдә урыннарында кош ите һәм йомырка сатып алу киңәш ителми. Кошчылык хуҗалыклары хезмәткәрләренә үлгән кыргый кошларны ачыклау максатыннан хуҗалык тирәсендәге территорияне көн саен тикшереп чыгу киңәш ителә.

Икътисади зыянны кисәтү өчен, идарә хуҗалык җитәкчеләренә алдан ук кошларны суярга тәкъдим итә. Үлгән кош табылган очракта, аны лаборатория тикшеренүләре үткәрү өчен «ВНИИЗЖ» ФДБУның Татарстан филиалына (Казан шәһәре, Родина урамы, 25-а) җибәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев