Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кибетләр рейтингы төзеләчәк

15 мартта Халыкара җәмәгатьчелек бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көнен билгеләп үтәчәк. 2013 елда бу көн "Бүген кулланучыларның гадел хөкеме" дигән шигарь астында узачак һәм кулланучылар хокукын һәм гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклауның хокукый механизмын камилләштерү мәсьәләләренә багышланачак.

Татарстан Респуб­ликасының дәүләт алкоголь инспекциясе өчен кулланучылар хокукын яклау мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча әһәмиятле һәм мөһим булып торалар - Татарстанда беренче тапкыр "2013-2015 елларга кулланучылар хокукын яклауның комплекслы системасын үстерү" озак сроклы дәүләт программасы кабул ителде һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге программаның координаторы итеп билгеләнде.
Шул уңайдан дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көненә туры китереп бөтен җирдә дә чаралар уздырылачак. Аерым алганда, кулланучылар өчен төрле акцияләр үткәреләчәк: базарларда кизү тору, консультация өстәлләре "Ачык ишекләр" көне, шуның белән бергә кулланучыларга консультацияләр бирү белән беррәттән әлеге эшчәнлекне киләчәктә тагын да камилләштерү мәсьәләләре дә тикше­реләчәк. Чистай районында ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль бүлеге һәм Роспот­ребнадзор идарәсенең ТР буенча территориаль бүлеге белгечләре тарафыннан бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көненә туры китереп чаралар уздырылачак. 11 мартта -"Чистопольская переработка" ширкәте базарында, 13 мартта - шәһәрнең азык-төлек сәүдә комплексы территориясендә кизү торулар, 14 мартта - Четырче авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү, 15 мартта, 15 сәгатьтә - "Оптовик" ширкәтенең "Эссен" кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле, шул ук көнне 16 сәгатьтә - "Эссен" кибетендә азык-төлек товарларын татып карау үткәреләчәк, атна дәвамында халык арасында кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылачак һәм кулланучылар хокукын яклау мәсьәләләре буенча халык арасында сораштыру уздырылачак.
14 мартта "Кайнар линия" оештырылачак - ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарындагы үсеш һәм координацияләү бүлеге телефоны - 5-49-85. Әлеге телефон буенча чистайлылар шалтырата һәм көнкүреш техникасы һәм азык-төлек товарлары сатучы кибетләр рейтингы буенча анкета сорауларына җавап бирә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев