Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кешеләр исәнлегенә бүләк

Сәламәтлекнең дөньяда иң кадерле нәрсә булуы турында без еш сөйлибез. Һәм проблемалар килеп чыгуга, табибларның квалификацияле ярдәмен вакытында алу өчен, медицина учреждениесенә ашыгабыз. Әмма үзеңнең һәм якыннарыңның сәламәтлеген ныгыту кайвакыт җиңел булмый.

2нче номерлы шәһәр дәваханәсендә, ә Чистайда аны күбесе гадәтләнгәнчә сәгать заводы дәваханәсе дип атыйлар, чөнки сәгать заводы инициативасы белән һәм аның акчасына төзелгән, берничә ел дәвамында лифтлар эшләмәде, алар шулкадәр тузганнар, хәтта төзекләндерүгә яраксыз. Ә яңаларын сатып алуга, дәвалау учреждениесе администрациясе һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең, бигрәк тә безнең, мөмкин булган барлык административ ишекләрне каккан һәм барлык инстанцияләргә язган ветераннарның тырышуына карамастан, акча бүлеп бирелми.
Дөрес, безне ишеттеләр дә кебек, чөнки акча, һичшиксез, бүлеп бирәчәкләренә һәм проблеманың хәл ителүенә даими вәгъдә итеп һәм ышандырып тордылар. Әмма һәрвакыт, күрәсең, финанс кертемнәр таләп итүче тагын да мөһимрәк объектлар табылган. Ә шул ук вакытта сабыйларын кулларына күтәргән әниләр, көчкә хәрәкәт иткән өлкән, авыру кешеләр, сулыш алырга туктап, табибка эләгү өчен дүрт катлы бинаның баскычлары буйлап менәләр.
Дәваханәгә ашыгыч медицина ярдәме машинасы белән килгәннәрне туганнары, дәваханә хезмәткәрләре ярдәме белән носилкаларда, кулга күтәреп, зур көч куеп, хирургия яки терапия бүлекләренә илтә иделәр. Бәхеткә каршы, шушы еллар эчендә авыр хәлдәге кешеләрне урнаштыру өчен бик күп кадерле вакытны сарыф итәргә туры килгәнлектән, үлү очраклары булмады. Дәваханәнең медицина хезмәткәрләре исә бер каттан икенчесенә эш буенча йөреп инде күптән «ГТО нормаларын» тапшырдылар.
Дөресен генә әйткәндә, без дәваханәдә кайчан да булса лифтларның кабат эшләп китүенә өметебезне өзгән идек инде. Әмма Яңа ел алдыннан үз вакытында шәһәрдә әлеге мөһим һәм бик кирәкле объектны барлыкка китергән кешенең ярдәме белән могҗиза килеп чыкты. Владислав Цивилин - сәгать заводының элеккеге генераль директоры, проблема турында белеп һәм аның кешеләргә күпме уңайсызлыклар, авырлыклар китерүен үз күзләре белән күреп, яңа лифт сатып алуга үз акчасын бирә. Лифт Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан эшли башлый. Бу шәһәрдә яшәүчеләр өчен көтеп алынган кадерле бүләккә әверелде.
Бүгенге көндә лифт уңышлы эшли, медицина учреждениесе өчен гаять мөһим җиһазның булмавы белән бәйле күп санлы уңайсызлыклар артта калды. Сезгә Владислав Валентинович, проблемага битараф булмаганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сезгә сәламәтлек телибез, ә рәхмәтле кешеләрнең йөрәкләреннән чыккан теләкләр сезне яшәү энергиясе белән тулыландырып торсын һәм озын гомер бүләк итсен.
Чистай сәгать заводы
ветераннары коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев