Өй туйлары - ул һәрвакыт күңелләргә шатлык китерүче күңелле вакыйга. Чәршәмбе көнне муниципаль районның ике авылында яшәүчеләр шундый вакыйганың шаһитлары булдылар.
Гадәттәгечә, мондый вакыйгага кунаклар да чакырылды, алар арасында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов та бар иде. Аларны матур традициябез буенча икмәк һәм тоз, чәкчәк белән каршы алдылар.
Кече Талкыш авылында 50 урынга исәпләнгән яңа Мәдәният йорты, Ә Чистай Выселкасында яңа адрес буенча авыл җирлеге Советы теркәлде.
Барлык әлеге объектлар республика программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән.
- Барлыгы Татарстанда шундый 37 программа эшли, - дип билгеләп үтте ике объект ачылу тантанасында да катнашучы Минсәгыйть Шакиров. - Аларда Чистай муниципаль районы да актив катнаша. Нәтиҗәсе күз алдында.
Ул авылда яшәүчеләргә ихлас котлауларын җиткерде, әлеге объектларның мөһимлеген ассызыклады. Хөрмәтле кунак Кече Талкышта ачылган яңа Мәдәният йорты һәм капиталь ремонт тәмамланган Александровка Мәдәният йорты коллективларына Татарстан Республикасы Президенты исеменнән сертификатлар тапшырды.
Кече Талкыш - үзенең традицияләренә, гореф-гадәтләренә тугры булган зур булмаган авыл. Биредә хатын-кызлар монастыре төзелә, яңа Мәдәният йорты каршында Изге Троица бөек храмы төзелә. Тантанага килүчеләр үзләренең авыл җирлеге башлыгы Григорий Федотов турында да җылы сүзләр генә җиткерәләр.
Җирле артистлар өчен Мәдәният йорты үз талантларын үстерү, музыкаль чыгышлары белән авылдашларын сөендерү, шулай ук аралашу урыны да. «Семеновна» ансамбле дә күңелле рус җырларын башкару осталыгын күрсәтте.
- Мин дә элек үзешчән сәнгатьтә катнаштым, һөнәрем буенча китапханәче булып эшли идем, төрле чараларда алып баручы булдым, - дип билгеләп үтә Зоя Сухорукова. - Хәзер минем традицияне кызым дәвам итә, ул Мәдәният йорты методисты Әлфинә Ермакова белән бергәләп күп эшләр башкаралар. Бердәм, дус команда алар! Барысын да булдыралар!
Бүген барыбыз өчен дә зур бәйрәм.Клуб бар, димәк, авылда тормыш дәвам итә!
Чыннан да, бер генә бәйрәмне, бер генә вакыйганы да иҗат коллективларының чыгышыннан башка күз алдына китереп булмый. Аларның дәртле чыгышлары күңелләрне кузгата, көч-куәт өсти...
Музыкаль котлаулар белән кунакларны Кече Талкышта һәм Чистай Выселкасында да каршы алдылар. Символик ачкычларны хуҗаларга «ГрейтСтрой» фирмасы җитәкчесе Альбина Охотникова тапшырды. Нәкъ менә шушы оешма төзүчеләре әлеге объектларны төзеделәр дә инде. Сүз уңаеннан, Альбина Охотникова һәм Чистай Выселкасы авыл җирлеге сәркәтибе Валентина Проснева Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Сүз уңаеннан, Татарстанда барлыгы 872 авыл җирлеге Советы бар, быел план буенча шуларның унбере өчен яңа заманча биналар төзелде. Шулар рәтендә Чистай Выселкасы авыл җирлеге Советына да өй туе үткәрергә насыйп булды.
- Нәтиҗәле эш, сезгә төрле мөһим мәсьәләләрне уңышлы чишүебезгә өмет итеп килгән авылдашларны кабул итү өчен барлык шартлар тудырылган, якты, җайлы, - дип авыл җирлеге башлыгы Владимир Малышевка мөрәҗәгать итте муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов. - Сезгә иң изге теләкләребезне җиткерәбез, авылдашларыгыз хакына яхшы эшләр башкаруыгызны телибез.
Бездән дә иң изге тәләкләребезне кабул итегез!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев