Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КАИ-КНИТУның Чистай филиалында техник фән бәйрәме узды

КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалы җитәкчелеге берничә ел рәттән мәктәп укучыларын кунакка чакыра. Бу юлы да алар өчен Ачык ишекләр көне үткәрелде.

— Бездә зур чара — традиция буенча индустриаль партнерлар белән бергә үткәрелүче техник фән бәйрәме. Мин бирегә максатчан һәм энергияле, техник фәннәргә тартылучы укучылар җыелуына ышанам, — диде «Восток» филиалы директоры Илшат Мөхәммәтҗанов.

Аннары укучылар 9 төрле аудитория­ләргә таралыштылар. Егетләр һәм кызлар җирле предприятиеләр продукциясенең күргәзмзсендә булдылар, аларның эшчәнлекләре турында белделәр. Филиал студентлары укучыларга прибор төзелеше һәм информа­цион технологияләр өлкәсендә үзләренең эшләнмәләрен күрсәттеләр. Мәктәп укучылары үзгәртүче битлекләр киеп карадылар, КАИ студентлары тапкан компьютер уеннарында уйнадылар, мастер-классларда катнаштылар.

Укытучылар оештырган эксперименталь физика һәм химия тәҗрибәләрен күпләр кызыксынып карады. Мәктәп укучыларының барысын да үзләрендә тоя алуы иң мөһиме иде.

Экспериментларның берсе — роза һәм сыек азот белән үткәрелгән тәҗрибә. Тере розаны азот белән бергә бер савытка урнаштырдылар. Әлеге матдә белән кушылгач, роза пыяла кебек бик нәзбереккә әйләнде һәм өстәл өслегендә бик җиңел ватылды.

— Мин химия белән физика алай ук күңелсез фәннәр түгел дигән нәтиҗә чыгардым, аларда кызык нәрсәләр дә күп, –дип тәэсирләре белән уртаклаша Милана Нәҗметдинова. — Без бервакытта да мондый тәҗрибәләр үткәрмәдек, безнең өчен бу яңа нәрсә.

— Миңа коры боз һәм сыек азот белән ясалган экспериментлар бик ошады, алар миңа бик кызыклы тоелды. Иң мөһиме, аны тере килеш күрергә, тотып карарга мөмкин иде. Мин коры бозның ни дәрәҗәдә салкын булуын үземдә тойдым, — дип өстәде Милена Плеханова.

— Миңа аеруча синең йөзеңне танылган кешеләр йөзенә әйләндерүче битлекләр ошады. Мин үзем дә Райан Гослингтан Путинны чагылдыручы битлекләр киеп карадым. Моңардан тыш су счетчиклары эше хакында да күп нәрсә белдем, — дип билгеләп үтте Степан Орлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев