Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске асфальтка икенче тормыш

Чистайда иске асфальт юлның сыйфатын яхшыртуга китә.

Шәһәребезнең кайбер урам­нарында язның соң­­гы көн­нәрендә асфальт барлык­ка килде, дө­рес, әле­­гә ис­­ке. "Алексеевскавтодор" фирмасы бел­­гечләре шәһәрдәге юл­лардан иске асфальт­ны алдылар һәм кабат файдалану өчен өеп куйдылар. Чистайлылар чокыр-чакырларны ремонт­лау барышыннан канәгать тү­гел, шуңа да шәһәр башкар­ма комитеты җитәкчелеге тарафыннан кисеп алынган асфальтны Чистай урамнарын төзекләндерү планында иң проблемалы урамнарга бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Әлеге эш өчен ике җаваплы билгеләнде. Шәһәр башкарма комитеты хезмәтләре автомобиль хәрәкәте көчле булган урамнарга асфальт китерү, ә торак оешмалары быел объектив сәбәпләр буенча чокыр-чакырларны ремонтлау алып барылмаган шәһәр урамнарына һәм тыкрык­ларына асфальт китерү өчен җаваплы.
- Без асфальт китерү өчен биш йөк төягечтән һәм 25 автомашинадан файдаландык, - дип сөйли шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранас Нургатин.-Нәтиҗәдә, төзекләндерү өчен яраклы булган асфальт барлык шәһәр микрорайоннарында да күренәчәк. Каядыр аны урамнарда яшәүчеләр үзләре таратты (шәһәр башкарма комитеты белән килешү буенча), ә каядыр торакчылар эшләде.
Нәтиҗәдә, ике көндә Чистайның күп кенә урамнары төзекләндерелде. Болар - Пионерская, Базарная, Вахитов, Энгельс, Гафури, Тукай, Чехов, Пролетарская һәм башка урамнар, анда юл полотносында чокырлар сизелерлек кимеде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев