Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Йолдыз поселогында торак йортны капиталь ремонтлауга планлаштырылганнан 23 елга алданрак керештеләр

Берничә ел инде торак фондны капиталь ремонтлау дәвам итә. Рухи һәм физик яктан искергән йортлар заманча күренеш ала, аларны сайдинг белән тышлыйлар.

Хәер, фатир эчләре дә төзекләндерелә, яңа коммуникацияләр кертелә, тиешле уңайлыклар барлыкка килә. Узган гасырда контора буларак төзелгән Комсомольская урамындагы 7нче йорт кына шыксыз тора иде. Моның сәбәбе – йорт соңгы вакытка кадәр документлар буенча торак булмаган фондка караган.

2014 елдан Булдырь авыл җирлеге башлыгы Николай Воляков район җитәкчелеге ярдәме белән әлеге йортны, анда яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен тиешенчә түли алсыннар һәм иң мөһиме – йортны күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау республика программасына кертергә мөмкин булсын өчен, торак булмаган фондтан торак фондка күчерү юлларын эзли башлый.

– Безгә район башлыгы Дмитрий Иванов зур ярдәм күрсәтте. Йорт, ниһаять, торак фонд составына күчерелде, – дип шатлыгы белән уртаклаша Николай Воляков. – Әмма проблема шунда, аны капиталь ремонтлау 2046 елга планлаштырылган. Бу вакыт эчендә тулы бер буын алмашачак бит!

Поселокта яшәүчеләр һәм район җитәкчелеге ярдәме белән авыл җирлеге башлыгы бу йортны капиталь ремонтлау мөмкин кадәр иртәрәк башлансын өчен күп көч куя.

– Безнең йортны быел төзекләндерә башлаячакларын белгәч, башта моңа ышандым, – ди йорт буенча җаваплы Ольга Казакова. – Шатлыгыбызның чиге булмады. Канализация, юыну бүлмәсеннән башка, тишек түбә белән күпме яшәргә мөмкин?

Әйе, биредә һәр бүлмәдә диярлек ләгәннәр тора. Су аккан түшәмнәр, дымлылыктан кубкан обойлар һәм түшәм плиткалары – барлык фатирларның күпьеллык атрибутлары. Әмма тиздән хәл яхшырачак. Биредә иске электр җиһазларын һәм коммуникацияләрне алыштыру башланды. Тиздән монда төзүчеләр дә киләчәк.

– Без район җитәкчелегенә, җирлек башлыгына йортыбызны төзекләндерүне 23 елга якынайтканнары өчен мең рәхмәтлебез, – ди Ольга Казакова. – Без төзүчеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзербез.

Ә бу йортның беренче катында фельдшер-акушерлык пункты урнашкан. Ләкин ул тиздән яңа, модульле бинага күчәчәк. Шуңа күрә без яңа ФАП ачылганда кабат очрашырга һәм йортта капиталь ремонт барышын күзәтергә килештек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев