Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йолдыз поселогында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Поселокта яшәүчеләр өчен бу чын бүләк булды

Йолдыз поселогында яшәүчеләр өчен яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу Яңа ел бүләге булды. Чистай үзәк дәваханәсе баш табибы Илдар Хәнифов һәм Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов шәхсән үзләре биредә яшәүчеләрне котларга килделәр.

Чыннан да, әлеге пунктны ачу — зур вакыйга. Табибка хәтле ярдәм бик кирәкле ул, аеруча шәһәрдән ерак булган җирләрдә. Минем уйлавымча, яңа фельдшер-акушерлык пункты биредә яшәүчеләрнең барысын да шатландырды, чөнки хәзер ярдәмне өеңнән ерак булмаган урында да алырга мөмкин, — диде башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов.
Фельдшер-акушерлык пунктын «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча торгыздылар. Эдуард Рөстәм улы хөкүмәткә һәм республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук бирегә килүчеләргә ныклы сәламәтлек теләде, яңа 2024 ел белән тәбрик итте.

Гадәткә кергәнчә, Эдуард Хәсәнов символик ачкычны фельдшер-акушерлык пунктында эшләячәк фельдшер Илья Усикка тапшырды. Биредә яшәүчеләр аның турыда барысы да яхшы фикердә. «Менә дигән фельдшер, бик ярдәмчел, киң күңелле кеше, аның белән аралашырга да бик рәхәт», — диләр алар.

— Шундый фельдшер-акушерлык пунктыбыз ачылганга без бик шат, без моны көтеп алдык. Иске фельдшер-акушерлык пунктыбыз эшләп торса да, бик начар хәлдә иде. Ә биредә менә дигән шартлар, кабинетлар да, жиһазлар да бар. Өлкән яшьтәгеләр еш кына кан басымы, баш авыртулары, йөткерүләр белән мөрәҗәгать итәләр. Хәзер бик җайлы, медицина ярдәме сорап әллә кайларга барасы түгел, ул янәшәдә генә, –дип үз тәэсирләре белән уртаклаша Йолдыз поселогында яшәүче Сәгадәт Зәйниева. — Әлеге пунктыбыз гөрләп эшләп торсын иде!

Билгеле инде, яңа бина иске бинадан нык аерыла. Заманча ремонт белән генә түгел, җиһазлары белән дә. Биредә электрокардиографлар, тонометрлар, небулайзерлар һәм башка күп нәрсәләр бар. Пациентларга беренче ярдәм дә квалификацияле булачак.

— Биредә барлык җиһазлары белән аерым акушерлык кабинеты, шулай ук башка табибларны урнаштыру өчен (мәсәлән, офтальмологны) бүлмәләр бар, каядыр барырга мөмкинлеге булмаган аз хәрәкәтләнүчән кешеләрне карау өчен дә шартлар тудырылган, — диде фельдшер Илья Усик.

Чистай районында яңа фельдшер-акушерлык пунктларын төзү традициясе туктап тормый. Киләчәктә тагын яңа пунктлар, шул исәптән Югары Кондратада да, ачу күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев