Җиңү көе астында
Яшьләр үзәге каршында эшләүче ирекле "Жизнь" хәрәкәтен яклаучылар үзәге волонтерлары һәм студентлары шәһәр советы Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган флэшмоб үткәрделәр.
Кызлар һәм егетләр Җиңүнең тормышчанлыгын раслаучы иң яраткан һәм иң танылган сугыш еллары җырларын сайладылар, әлеге көйләр астында безнең халыкның сугыш елларындагы җиңелмәслеген, аларның мәхәббәткә, тынычлыкка ышанычларын гәүдәләндерүче төрле бию хәрәкәтләре башкардылар. Бу үзенә күрә яшьләр хәрәкәте активистларын үз яшьтәшләренә бабаларыбызның батырлыгын онытмыйча, аларның якты истәлегенә тугры булуга чакыру булды. Һәм, билгеле инде, бүген сау-сәламәт булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларга озак еллар, сәламәтлек. "Кадерле ветераннарыбыз, бәхетле булыгыз! Барысы өчен дә бик зур рәхмәт!"- Мәңгелек ут янында, шәһәр үзәгендә булган флэшмобта катнашучыларның теләкләре шундый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев