Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халкы күңелендә ул мәңге яши

Милли бәйсезлек өчен көрәштә бөек шәхесебез, атаклы прозаик, драматург, публицист, журналист, танылган җәмәгать эшлек­лесе Г. Исхакый үткән юл һәрьяклап игътибарга лаек. Исхакыйның күпкырлы тәҗ­рибәсенә, сәяси, әдәби эшчәнлегенә, сәхнә мирасына кайта-кайта мөрәҗәгать итәбез. Аның иҗаты төпсез кое кебек, өйрәнгән саен яңа яклары белән тагын да киңрәк ачыла бара.

Г. Исхакый иҗатын пропагандалау, фәнни-эзләнү эшенә кызыксыну уяту, укучыларда милли узаң тәр­бияләү максатыннан, Яу­ширмә урта гомуми белем мәк­тәбендә 25 март көн­не Гаяз Исхакый исемендәге III республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасының 27 районыннан килгән укучылар, укытучылар, барысы 130лап кеше катнашты.
Фәнни-гамәли конферен­циядә катнашучыларны Яуширмә урта гомуми белем мәктәбе укучылары Исхакыйга багышланган шигырьләр, сәламләү сүзләре белән каршы алдылар. Чистай шәһәре 5нче мәктәбенең 9сыйныф укучысы Диана Шәмсетдинова үзенең моңлы тавышы белән барыбызны да әсир итте. Шушы самими кыз баладагы моң дәрьясының тирәнлегенә, илаһи көченә соклануыбызның чик-чамасы булмады...
Аннан соң кунаклар Гаяз Исхакыйга, якташ геройларыбызга, «Оста куллар» түгәрәге эшчәнлегенә багышланган күргәзмәләр белән таныштылар.
«Оста куллар» түгәрәгенең эшчәнлеге белән (ә анда технология дәресләрендә ясалган кул хезмәтләре дә бар иде) Яуширмә мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Фаяз Минһаҗев, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган күргәзмә белән Асия Гөбәйдуллина таныштырды.
Конференцияне Чис­тай му­ниципаль районы баш­карма комитетының мәга­риф идарәсе җитәкчесе Госман Әнвәр улы Нәбиуллин ачып җибәрде. Фәнни-эзләнү эшләре белән килгән укучылар «Гаяз Исхакый мирасына бүгенге караш», «Татар әдәбиятында Гаяз Исхакый традицияләре», «Гаяз Исхакыйның публицистик эшчәнлеге», «Гаяз Исхакый һәм аның замандашлары» дигән секцияләрдә чыгыш ясадылар.
Конференциянең икенче өлеше Гаяз Исхакый музеена сәяхәт белән дәвам итте. Пленар өлеш Мәдәният йортында узды. Анда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Лена Гайнанова, филология фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Хатыйп Миннегулов, «Гаилә һәм мәктәп» журналының бүлек мөдире Руфия Фазылова, Чис­тай муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе, Госман Нәбиуллин чыгыш ясадылар һәм конференция эшчәнлегенә бәя бирделәр. Секцияләрдә җиңүче­ләргә дипломнар тапшырылды.
Җиңүчеләр арасында безнең шәһәр һәм район укучылары булу нык сөендерде. Иске Роман мәктәбе укучысы Резеда Закирова, Яуширмә урта мәктәбе укучысы Рәзил Гаязов, Татар Талкышы мәктәбе укучысы Илгиз Мирсияпов, Чистай шәһәренең 5нче мәктәбе укучысы Айрат Сабиров җиңүчеләр исемен яуладылар. Ә менә Яуширмә мәктәбе укучысы Илназ Гафиятуллин, Югары Кондрата мәктәбеннән Оксана Рябова призерлар булдылар.
- Мин Гаяз Исхакыйга багышланган конференциядә беренче тапкыр катнашам. Әлеге конференция миңа бик ошады, төрле районнардан килгән укучылар белән танышу, аларның чыгышларын тыңлау минем өчен бик кызыклы булды. Мин үзем җиңү турында уйламасам да, чыгыш ясарга ныклап әзерләндем, Гаяз Исхакый әсәрләрен, андагы геройларны ныклап өйрәндем, чагыштырдым, үзем өчен нәтиҗә ясадым. Бу миңа киләчәк тормышымда ярдәм итәчәк дип уйлыйм. Иң мөһиме - кешенең язмышы үз кулында икәненә инандым, - ди «Исхакый мирасына бүгенге караш» секциясендә җиңү яулаган Иске Роман мәктәбе укучысы Резеда Закирова.
Соңгы елларда Гаяз Исхакыйның бай мирасын өйрәнү актив дәвам итә. Әмма аның искеткеч зур иҗатының күп өлеше өйрәнелмәгән. Тикшеренүләр өчен зур эшчәнлек кыры! Язучының үлемсез әсәрләрен пропагандалау белән шөгыльләнүчеләргә: галим-галимәләргә, укытучыларга, укучыларга, әлеге конференцияне оештыручыларга, Яуширмә урта гомуми белем мәктәбе администрациясенә, укытучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Лилия Фәсхетдинова,
Яуширмә гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев