Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гражданнарның ташламалы категорияләренә ярдәм күрсәтеләчәк

Чистай шәһәр Советының чираттагы, алтынчы утырышы булып узды. Аны муниципаль район башлыгы, шәһәр Советы рәисе Дмитрий Иванов алып барды. 2015 ел өчен «Чистай шәһәре» МБ бюджетын үтәү турында муниципаль районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова, контроль-хисап палатасы рәисе Ольга Гришина хәбәр иттеләр. Депутатлар узган ел өчен бюджет үтәүне расладылар.

Халыкның ташламалы категорияләрен җәйге чорда бакчачылык җәмгыятьләренә ташуны оештыру турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Шурыгин хәбәр итте. Узган елда 500 мең сумлык 14 меңнән артыграк социаль талон сатылган. Бу акчалар пассажирларны ташучыларга җирле бюджеттан кире кайтарылган. Быел халыкның ташламалы категориясенә ярдәм итү дәвам итәчәк - ике социаль көн оештырылган, халыкны ташу җәй азагына кадәр башкарылачак. Депутатлар халыкның ташламалы категориясен ташуны оештыру турындагы карарны яклап чыктылар.
Шулай ук Виктор Евгеньевич ташламалы категориягә кергән чистайлыларга шәһәр мунчасында хезмәт күрсәтү турында хәбәр итте. Аларга сугышта катнашканнар, тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, 1949 елның 31 декабренә кадәр туган инвалидлар керә. Җирле бюджеттан бу максатларга ай саен 150 мең сум бүлеп бирү планлаштырыла. Ташлама 30 августка кадәр гамәлдә булачак. Депутатлар социаль ташламалар бирү турындагы карарны хупладылар.
Муниципаль районның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе урынбасары Марина Исхакова «Чистай шәһәре» МБ мөлкәтендә булган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына хуҗалык итүгә һәм (яки) файдалануга тапшыру өчен билгеләнгән муниципаль мөлкәт исемлеген формалаштыру, алып бару һәм бастырып чыгару тәртибен раслауга тәкъдим итте. Депутатлар тарафыннан документ расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев