Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гимназистлар герой-якташларыбыз турында китап чыгардылар

3нче гимназия укучылары һәм педагоглары «И доблестный подвиг героев в сердцах у народа живет...» дигән китап чыгардылар.

Тантаналы тәкъдим итүгә сәгать заводы ветераннары, «Сугыш инвалидлары» Бөтенроссия җәмәгать оешмасының җирле бүлеге әгъзалары, үзәк китапханә хезмәткәрләре чакырылдылар. Игелекле гамәлне тормышка ашыру өстендә 9-11нче сыйныф укучылары эшләгәннәр, ә проект белән укытучылар Олег Левин, Маргарита Назарова, Ольга Новикова җитәкчелек иткәннәр.
«Китапны бастырып чыгару максаты - җәмәгать оешмаларын сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм геройлар - чистайлылар, шулай ук безнең туган ягыбызны данлаган якташларыбыз турындагы мәгълүматка игътибар җәлеп итү. Бу китап кешеләр язмышы һәм, ниһаять, үз нәсел җепләре белән кызыксынганнарның барысы өчен дә файдалы чыганак булыр дип ышанабыз», - дип язылган кереш өлешендә.
Малайларның һәм кызларның сөйләве видеороликлар, кунак­ларның чыгышлары белән үрелеп барды. Алар арасында Чечен конф­ликтында катнашкан Россия Герое Алексей Кораблев та бар иде. Сүз уңаенда, үз әтисе турында аның кызы Аделина сөйләде. Шуннан соң сүз геройның үзенә бирелде.
- Минем бабаларым минем өчен үрнәк булдылар, - ди Алексей Кораблев. - Кызганычка каршы, миңа аларны күрү насыйп булмады: берсе - фин сугышында, икенчесе бөек Ватан сугышында һәлак булганнар. Мин үзем армиягә барганыма бервакытта да үкенмәдем. Нәкъ менә анда чын ир-егетләр дуслыгы, үзара ярдәмләшү сынала, ә сугыш шартларында - бигрәк тә!
Алексей Чечен Республикасы территориясендә озата баручы, Калашников пулеметы төзәүчесе булып хезмәт иткән.
Роман Орлов та аны белгәннәр хә­терендә мәңгелеккә яшь, шаян, дәртле булып калачак! Ул 2003 ел­ның 14 августында Чечен Республи­­ка­сы территориясендә дошманнар бе­лән бәрелешүдә һәлак була. Үзенең улы турында, дулкынлануын көчкә җиңеп, Николай Орлов сөйләде. Әтисе сүзләренә караганда, Роман армиягә алынуына бик горурланган. Әмма, кызганыч, туган йортына әйләнеп кайту насыйп булмаган. Ул үлгәннән соң Батырлык Ордены белән бүләкләнә.
Бөек Ватан сугышы геройлары, Әфганстан юллары буйлап үткән сугышчы-интернационалистлар турындагы материалларга да шактый урын бирелгән. Таулар иленнән алты Чистай егете дә кире кайтмый, алар үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгәннәр. Болар - Валерий Олокин, Сергей Яковлев, Тәлгать Вәлиуллин, Сергей Страхов, Николай Калошин, Владимир Самсонов. Үлем адым саен сагалап торган. Физик яктан да бик авыр булган, чыдый алмаслык эссе һава торган. Ә рухи яктан, сугыш кырыннан үз җилкәләрендә үтерелгән солдатларны алып чыкканда, тагын да авыррак булган. Аларның барысына да мәңгелек дан!
- Үз Ватаныбызның үткәне турында хәтерне саклаганыгыз, аның бүгенгесен кадерләгәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, - диде сәгать заводының ветераннар Советы рәисе Роза Рәхмәтуллина гимназия укучыларына һәм педагогларына мөрәҗәгать итеп. - Бу зур хезмәт һәм якташларыбызга, үз тарихыбызга хөрмәт күрсәтү. Мин балаларга бәхет, уйланылганнарның тормышка ашуын һәм һәрвакыт шундый сизгер, шәфкатьле кешеләр булып калуларын телим.
- Проект авторларының һәр сүзен дулкынланып тыңладым, - дип ассызыклый мәгариф идарәсе начальнигы Надежда Кондрашина. - Мәгълүматлар эзләүләре турында зур кызыксыну белән сөйләделәр, герой-чистайлыларга чиксез рәхмәтләрен белдереп, аларны искә алдылар. Балаларның китап бастыру өстендә, үз геройларының якыннары белән очрашып, тиешле әдәбиятны теләп өйрәнеп, актив эшләүләре сөендерә.
1нче гимназия укытучысы, проект кураторы Лариса Антоновадан укучыларның һәм аларның остазларының тырыш хезмәт җимешләре турында мактау сүзләрен ишетү күңелле булды. Тәкъдим итү тәмамланганнан соң, кунакларга шушы китапның 20 данәсе таратылды. Проект җитәкчеләре сүзләренә караганда, бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, аңа башка гимназистлар да кушылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай гимназия