Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Газпром газомоторное топливо» фирмасы җитәкчесе «Чистай» индустриаль паркында булды

2015 елның декабрендә ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда Чистайда, шулай ук СПГ- ягулык салу челтәрендә сыегайтылган табигый газ җитештерү буенча завод төзү турында килешүгә кул куелды.

Сыегайтылган табигый газ җитештерү буенча завод төзү урыны итеп «Чистай» индустриаль паркы сайланды. Анда кичә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм идарә рәисе - «Газпром газомоторное топливо» ширкәтенең генераль директоры Михаил Лихачев булдылар. Мактаулы кунакларны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов озатып йөрде. Ул индустриаль парк, мәйданчык турында җентекле итеп сөйләде, «Чистай» ИПның өстенлекләренә һәм булачак резидентлар өчен уникаль шартларга тукталды.
Очрашу барышында Михаил Лихачев «Чис­тай» индустриаль паркы территориясендә булачак производствоны урнаштыру урынын карады һәм яклар киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек турында килештеләр.
Шундый эре инвестор килү белән Чистай муниципаль районында эшлекле һәм инвестицион эшчәнлекнең җанлануы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай «Газпром газомоторное топливо» фирмасы Чистай индустриаль парк