Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гадәткә кергән авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды

Быел беренче тапкыр Чистайның биш микрорайонында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.

Шәһәрлеләр өчен авыл кешеләре үстерелгән һәм җитештерелгән продукциянең киң ассортиментын - иң элек яшелчәләр һәм бәрәңге, ит (сыер, дуңгыз, кош ите), бөртек, сөт һәм сөт продуктлары, бал тәкъдим иттеләр.
Тегермән микрорайонында урнашкан Яшьләр үзәге янында авыл кешеләре иртәдән үк үз продукцияләрен тәкъдим итә башладылар.
- Халык сыер һәм дуңгыз ите сатып ала, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Радик Вафин, - биредә Чистай райпосы һәм фермер хуҗалыклары сату итә.
Түбән базарга иртән-иртүк халык агыла башлады. Кешеләр кышка запас туплар өчен капчыклар, зур сумкалар һәм пакетлар күтәреп, велосипедларда һәм машиналарда килгәннәр.
- Бер сәгатьтә диярлек шәһәрлеләр без алып килгән бәрәңгене һәм суганны, итне алып бетерделәр, - ди Түбән Кондрата авыл җирлеге башлыгы Сергей Васильев.
Каргалы авыл җирлеге башлыгы Марат Заһидуллин мәктәп яны участогыннан җыеп алынган авыл хуҗалыгы продукциясен алып килгән Каргалы гимназиясе укучыларына ярдәм күрсәтү өчен килгән. Аның карамагындагылар түбән базарда башка авыл җирлекләре вәкилләре арасында кырлардан һәм фермалардан төрле продукция белән сату оештырдылар.
Ярминкәләрдә кышка запас туплаучы һәм шул рәвешле үз «азык-төлек программасын» үтәүче чистайлылар шактый иде. Теләгән һәр кеше өчен кайнар беленнәр һәм чәй тәкъдим ителде.
- Бәяләр карап йөргәндә эремчек, авыл сөте сатып алдым, - дип уртаклашты Венера Галиева. - Киләсе ярминкәдә нәрсә алырга кирәк булыр дип планлаштырдым. Үзешчән артистлар тарафыннан әзерләнгән концерт бик ошады.
Сүз уңаенда, җырчылар һәм биючеләр ярминкәләрнең бишесендә дә шәһәрлеләрнең кәефен күтәрделәр.
- Әйтергә кирәк, беренче белен төерле булмады, - дип хәбәр итте муниципаль район башкарма комитетының сәүдә бүлеге начальнигы Гүзәл Саматова, - авыл кешеләре беренче тапкыр өчен җитәрлек күләмдә продукция саттылар.
Чистайлылар итне актив сатып алдылар. Биш тоннага якын сыер, дуңгыз, сарык, кош ите сатылды. Суганга, кишергә, чөгендергә, кәбестәгә сорау зур. Әлегә бәрәңгене аз китергәннәр, әмма киләсе ярминкәгә аны күбрәк алып киләчәкләр. Бөртек алалар, бигрәк тә арпа. Бал яхшы сатыла.
Киләсе ярминкә 8 октябрьдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай авыл хуҗалыгы ярминкәләре