Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Франкфурттан Казанга туры авиарейс ачыла

Татарстан Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков "Bosch" иминлек системалары» компаниясе башкарма вице-президенты Роберт Мулац җитәкчелегендәге "Bosch" немец компаниясе делегациясе белән очрашты.

"Bosch" компаниясе делегациясе Казанга 2 июньдә иртән иртүк килеп җитте. Әмма кунакларыбызга юлда берникадәр кыенлыклар күрергә туры килгән - алар Мәскәүдә күчеп утыруны көтәргә мәҗбүр булган. Очрашу барышында Роберт Мулац бу хәлне искә алып, "Аэрофлот" авиакомпаниясе тарафыннан 17 июньдә Казан - Франкфурт - Казан маршруты буенча даими туры рейслар ачылуга сөенечен белдерде. Аның сүзләренчә, бу Россия-Германия хезмәттәшлеге өчен дә яңа мөмкинлекләр ача.


"Bosch" иминлек системалары» компаниясе бөтен дөнья буенча мәгълүмат иминлеге өлкәсендә инновацион хезмәтләр тәкъдим итә. Аңа 1985 елда нигез салынган. Компаниянең штаб-фатиры Франкфурт-на-Майне шәһәрендә урнашкан.


Илдар Халиков искәрткәнчә, Татарстан Германия белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Хәзерге вакытта, әйтик, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дрезденда эш сәфәрендә.

Германия кунакларын республикадагы инвестицион мөмкинлекләр белән дә таныштырдылар. Бүгенге көндә югары технологияле чит ил компанияләре актив рәвештә үз вәкиллекләрен ачкан "Иннополис" МИЗ, "Алабуга" МИЗ һәм "Мастер" КИП мәйданчыклары турында сөйләделәр.


2015 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан белән Германия арасында товар әйләнеше якынча 1,2 миллиард доллар тәшкил иткән. Тышкы сәүдә әйләнешендә экспорт һәм импорт өлеше 54,2 һәм 45,8 процентлар булган. Россиягә карата санкцияләр нәтиҗәсендә тышкы сәүдә әйләнеше 2014 ел белән чагыштырганда 1,5 тапкырга кимесә дә, Татарстан белән 90нан артык немец компаниясе хезмәттәшлеген дәвам итә.


Татарстан Хөкүмәте башлыгы, тора-бара илләр арасындагы тышкы икътисади мөнәсәбәтләр элеккеге дәрәҗәсенә кайтыр һәм югарырак күрсәткечләргә дә ирешү мөмкин булыр, дигән өмет белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев