Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Егетләр һәм кызлар гер күтәрүдә ярыштылар

Ш. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумында гер спорты буенча турнир булды.

Безнең районда шундый ярышларны үткәрү гадәткә керде. Быел алар тугызынчы тапкыр үтә. Турнирда малайлар һәм кызлар - өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша.
- Турнирда катнашырга теләүчеләрнең күп булуы сөендерә, - дип билгеләп үтә ярышларны оештыручыларның берсе, гер спорты буенча тренер-укытучы Альберт Гыйниятуллин. - Шәһәрдә әлеге спорт төре киң колач алыр һәм лаеклы дәрәҗәгә чыгар дип ышанасы килә. Күпчелек малайлар һәм кызларның киләчәктә үз шәһәрләренең данын яклап, рес­публика дәрәҗәсендәге чемпионатларда һәм ярышларда катнаша алачаклары күренеп тора.
Белгечләр сүзләренә караганда, гер күтәрү шундый спорт төре, ул көч өстәп кенә калмыйча, үз-үзенә ышаныч бирә. Ул бик файдалы: мускулларны, характерны һәм ихтыяр көчен ныгыта.
Ярышлар йомгаклары буенча 13 спортчы үз авырлык категорияләрендә җиңүче булды. Аларга грамоталар һәм медальләр тапшырдылар. Гомумкоманда зачетында беренче урынны өченче гимназия командасы яулады, 2нче гимназия укучылары икенче урынга лаек булдылар, өченче урын кадет мәктәп-интернатында укучыларга бирелде.
Студентлар арасында авыл хуҗалыгы техникумы командасы алдынгылыкны алды, икенче урынга күп профильле көллият спортчылары ия булды, өченче урын КАИ командасына бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистайлылар