Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов «Әти-әниеңне, якыннарыңны газета-журналларга яздыр» республика акциясендә катнашты.
Ул агымдагы елның икенче яртыеллыгына әти-әнисен «Республика Татарстан», «ЗОЖ» газеталарына, «Чаян» журналына һәм, әлбәттә, «Чистопольские известия» район газетасына яздырды. Дмитрий Алексеевич шулай ук «Игелек агачы» акциясендә катнашты һәм Чистай балалар йортын ике балалар журналына яздырып, шәп бүләк ясады.
Исегезгә төшерәбез, 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе кысаларында Россия Почтасы барлык филиалларында газета-журналларга язылу буенча «Игелек агачы» дигән хәйрия акциясе үткәрә. Теләгән һәр кеше июнь азагына кадәр Чистай балалар йорты яки «Юлдаш» картлар йорты адресына вакытлы матбугатка языла ала.
Үзәк һәм кайбер төп республика басмаларына язылу 18 июньдә ябыла. Предприятиедә язылуны рәсмиләштерү өчен 5-43-39 телефоны (язылу буенча төркем) буенча шалтыратырга яки chist_podp@tatpochta.ru электрон почта адресына заявка юлларга кирәк.
Илмира Ярмушева
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев