Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Савымны арттырмыйча, табыш алып булмый»

«Сөт иле Чистай» агрофирмасының «Мөслим» бүлекчәсендә күптән түгел терлекчелекне үстерү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә булып узды. Аның төп бурычы - район хуҗалыклары җитәкчеләрен һәм ферма мөдирләрен авыл хуҗалыгы оешмалары эше белән таныштыру.

Киңәшмә эшендә муници­паль район башлыгы Дмитрий Иванов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зоотехниклар, ветеринария табиблары, ферма мөдирләре һәм бригадирлар катнаштылар.
Киңәшмәдә терлек санын саклау һәм арттыру, шулай ук савымны арттыру мәсьәләләре тикшерелде. Район терлекчелеге торышы һәм аны үстерү перспективалары каралды.
Киңәшмә барышында чарада катнашучылар «Сөт иле Чистай» агрофирмасының «Мөслим» бүлекчәсе фермасын карадылар. Бу ферма очрак­лы гына сайлап алынмады - биредә савым сыерларының продуктлылыгын киметеп, терлек санының кимүенә юл куйганнар. Болар барысы да бүлекчә идарәчесе Җәгъфәр Гыйззәтуллинны, шулай ук агрофирма директоры Илгизәр Садыйковны борчуга салган.
Фермада район терлекчеле­гендәге вәзгыятьне тикше­рергә булдылар. Район аграрчы­ларының узган елда тармак кысаларындагы эш йомгаклары, агымдагы елның төп проб­лемалары һәм бурычлары турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Иван Чурин хәбәр итте. 1 гыйнварга районда мөгезле эре терлек саны 28 мең баш тәшкил иткән, шул исәптән район хуҗалыкларында - 20 мең баштан артыграк. Районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре бер сыерга 5 мең килограммга якын сөт савып алганнар. »Кутлушкино» предприятиесенең терлекчелек буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешүе билгеләп үтелде.
Дмитрий Иванов кайбер җитәкчеләрне терлекчелек буенча түбән күрсәткечләр өчен тәнкыйтьләде. Аның фикеренчә, тармактагы пробле­ма­ларның төп сәбәбе булып технология һәм аны үтәү тәртибенең түбән булуы, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең белгечләр эшенә контрольлек итүнең җитәрлек булмавы тора.
- Терлекләрне ашату һәм асрау регламентының үтәлешенә ныклы контроль кирәк, аннан башка югары савым, димәк, югары табыш та алып булмаячак, - дип билгеләп үтте Дмитрий Иванов.
Әлбәттә, терлекчелек тармагындагы вәзгыятьне гади дип әйтеп булмаса да, өстенлекләр бар. Төп өстенлек - сөт сату, чөнки базарда аңа ихтыяҗ бар, ә аны уңышлы сату өчен бары сыйфатлы продукцияне генә җитештерергә кирәк, кайбер хуҗалыклар моңа ирешә алдылар. Ә башкалары кайсы яклары белән ким?!
Дмитрий Иванов районның терлекчелек тармагындагы вәзгыять аның шәхси контролендә торуын билгеләп үтте һәм кыска вакыт эчендә һәр авыл хуҗалыгы предприя­тиесе буенча «юл картасы» (алга таба үсеш сценариясе) һәм агымдагы елга эш планы төзүне таләп итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев