Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Дмитрий Иванов предприятие һәм оешма җитәкчеләрен экологик икеайлыкта активрак катнашырга чакырды

Муниципаль район башлыгы каршында гадәткә кергән киңәшмә узды

 

Балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге эшчәнлеге, аграр тармакта эшләрнең торышы, оператив вәзгыять һәм экологик икеайлык муниципалитетта узган атналык киңәшмәнең төп темалары булды. Аны район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

 

«Статус» үзәге: яшьләр белән эшләүгә заманча караш

 

 

«Статус» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге эшчәнлеге турындагы мәгълүматны аның җитәкчесе Ольга Фомина тәкъдим итте. 2001 елда нигез салынганнан бирле үзәк эшчәнлегенең төп юнәлешләрен саклап кала, аның төп максаты – 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшүсмерләргә һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү, шулай ук беренчел профилактик эш уздыру. Бу эш муниципаль районның террорчылыкка каршы тору, халыкны наркотик кулланудан, ришвәтчелектән кисәтү буенча максатчан программаларына, шулай ук безнең үзәк белгечләренең авторлык программаларына нигезләнеп төзелгән. Узган ел «Статус» психологик-педагогик үзәк шәһәр үзәгендәге төзекләндерелгән бинага күчте. Анда тудырылган заманча уңайлы шартлар күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртырга һәм яшьләрне җәлеп итү өчен тәкъдимнәр исемлеген киңәйтергә ярдәм иткән. Традицион тренинглардан, квизлардан, дәресләрдән, семинарлардан тыш, белгечләр төрле мастер-класслар, релаксация һәм арт-терапия сеанслары һәм башкаларны үткәрә башлаганнар. Яңа елдан үзәктә Алдынгылар хәрәкәте ячейкасы эшли. Учреждение диварларында яшүсмерләр клубы өчен киңлек булдырылган, анда мәктәп укучылары һәм студентлар даими рәвештә фильмнар карарга, тематик дискуссияләрдә катнашырга һәм өстәл уеннары уйнарга җыелалар.

Дмитрий Иванов учреждение эшчәнлегенә югары бәя бирде, шулай ук психологик-педагогик үзәк үткәрә торган яшьләр һәм балалар белән эшләү форматының актуальлеген һәм мөһимлеген билгеләп үтте. Ул яңартылган бинада булмаганнарны анда барырга чакырды.

 

Тиздән язгы кыр эшләре башланачак

 

 

Агросәнәгать комплексы предприятиеләре эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте.

Аның чыгышының төп өлеше алда торган язгы кыр эшләренә багышланды. Ул билгеләп үткәнчә, гадәттәгечә, кырларга беренчеләрдән булып махсус үзйөрешле машиналар чыга, алар хәтта шактый дымлы туфракта да йөри ала. Хуҗалыкларда андый 18 машина бар, алар барысы да әзер. Тукландыру өчен кирәкле күләмдә ашлама бар.

Узган атнада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча комиссия тарафыннан техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлеше, үсемлекчелек буенча чараларның үтәлеше тикшерелде. Йомгаклар буенча комиссия уңай бәя бирде.

Александр Ромадановский сүзләренә караганда, гомумән, барлык хуҗалыкларда да эш оешкан төстә алып барыла, барысы да һава торышына бәйле. Якындагы ун көндә игенчеләр язгы кыр эшләренә керешерләр дип көтелә.

 

Юлларда 23 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан

 

 

Узган атнадагы оператив хәлгә анализны Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Атуров җиткерде. Җинаятьләр турында 3 хәбәр теркәлгән: ялган акча купюралары табылган, урлашу һәм сәламәтлеккә җиңелчә зыян салу очраклары булган. Юлларда 23 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда беркем дә зыян күрмәгән. 142 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 116сы – юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен. Исерек килеш машина йөрткән өчен бер машина йөртүче тоткарланган.

 

«Тәртип урнаштырырга вакыт!»

 

 

Киңәшмә азагында муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов җитәкчеләрне төзекләндерү эшенә активрак кушылырга чакырды, өстәвенә, 1 апрельдән зур күләмле санитар-экологик икеайлык башлана.

– Оешма һәм предприятиеләрнең барысы да әйләнә-тирә территорияләрдә чәршәмбе һәм шимбә өмәләре үткәрүгә керешмәгәннәр әле. Активлашырга кирәк, коллегалар! Кар тиз эри һәм аның астында бик күп чүп-чар чыга – тәртип урнаштырырга вакыт. Без барыбыз да бу шәһәрдә яшибез һәм бары тик уртак тырышлык белән генә без аны чистарак, уңайлырак һәм төзегрәк итә алабыз, – дип ассызыклады Дмитрий Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев