Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт ярдәме артык булмас

Узган ел социаль әһәмияттәге программа - күп балалы гаиләләрне бушлай җир участоклары белән тәэмин итү программасы расланды. Ул ана капиталы белән беррәттән берничә балалары булган гаиләләргә ярдәм булып тора.

Татарстанда 22 меңгә якын күп балалы гаилә бушлай, нигездә, җир участоклары алуга дәгъва итә алалар. Тулаем республика буенча күп балалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү өчен якынча 3300 гектар мәйдан кирәк. Республика влас­те начар урында түгел, ә уңайлы, уйлаган эшне тормышка ашырырга мөмкин булган урыннарда шундый мәйданны тапты. Әмма җир учас­токларын кулланышта булган урыннарда бирү турында карар кабул ителде.
Сентябрьдә Татарстанның муниципаль районнарында (Казан һәм Яр Чаллыдан кала) күп балалы гаиләләргә җир участок­лары бирү программасы төгәлләнергә тиеш. Күп балалы гаиләләрдән 19 мең гариза кергән, 18,4 мең күп балалы гаилә җир участоклары алу исемлегенә кертелгән инде. Кадастра исәбенә 14 мең участок алынган, Татарстанның 9 мең күп балалы гаиләсе әлеге участокларны алганнар, аларга сертификатлар тапшырылган. Түләүсез җир участокларын шәхси торак һәм дача төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык яки 6 дан 20 сутыйга кадәр җирдә бакчачылык алып бару өчен бирелә. Әгәр Чистайда җир учас­тогы өчен 100 меңнән 200 мең сумга кадәр акча сорауларын исәпкә алсак, дәүләтнең күп балалы гаиләләргә нинди бүләк ясавы аңлашыла.
-Чистай районында җир участогы бүлеп бирүгә күп балалы гаиләләрдән 484 гариза теркәлгән, - дип сөйли җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Алсу Сахарова. - 180 гаилә аларның участоклары кайда булуын билгеләделәр инде. Шәһәрдә күп балалы гаиләләр җир алачак өч территория сайлап алынган. Беренчесе - Нариманов урамында, элек кирпеч заводы урнашкан урын, икенче территория - Кулясов урамы районында, бакчалардан ерак түгел, өченче территория ЖБИ заводыннан ерак түгел, Туфан урамы ягында билгеләнгән. Киләсе атнада өч гаиләгә җир учас­токларына сертификатлар тапшырылачак. Сентябрьдә күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү программасын тәмамлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X