Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чын артист тамашачыны күрә, тоя белергә тиеш

300гә якын яшь артист «Созвездие – Йолдызлык» конкурс-фестивалендә катнашты

Менә инде өч дистә еллап ел саен үткәрелә торган «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале үзенә торган саен күбрәк игътибар җәлеп итә. Быел ул Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланды.

Анда катнашучылар күбрәк булыр дип көтелгән иде, ләкин грипп эпидемиясе комачаулады. Кайбер потенциаль катнашучылар фестивальгә килә алмады. Шулай да яшьләр арасында көтеп алынган һәм популяр фес­тиваль узды.

– Әлбәттә, бүген «Созвездие – Йолдызлык» конкурсы – балалар һәм яшүсмерләр арасында иң яраткан конкурс, чөнки аның төп максаты – яшь талантларны үстерү, – дип безнең белән уртак­лаша Яшьләр үзәге директоры Марина Елисеева. – Әмма быел катнашучылар азрак, сәхнәгә нибары 300 кеше чыкты. Настя Аникина, Мария Чернышеваның чыгышларын билгеләп үтәсем килә. Катя Баранова чын артист булды. Җиңүчеләрнең исемнәре билгеле. Алар март башында Алексеевск поселогында узачак конкурсның зона этабында тагын бер кат «иләк» аша узачак, ә аннары апрель аенда иң-иңнәре Казанга барачак. Бу вакытка Самир Камалов һәм Саша Пьянов савыгырлар дип өметләнәбез. Һәм, әлбәттә, җиңүчеләрне, гадәттәгечә, «Пирамида» да узачак гала-концертта катнашу көтә.

Тамашачылар күп еллар дәвамында фестивальдә җиңүчеләрне – ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ирина Вдовина җитәкчелегендәге «Балачак ритмнары» халык хореография коллективы чыгышларын сокланып кабул итәләр. 2нче һәм 20нче номерлы балалар бакчаларыннан яшь бию ансамбльләре чыгышы куандырды. Анфиса Елисеева җитәкчелегендәге «Яңа буын» җыр ансамбле искиткеч чыгыш ясады. Узган еллардагы кебек үк, конкурсның да ел ачышлары бар. Барыннан да элек, бу өлкән төркемдә «Вокал, соло» номинациясендә җиңүче – Данияр Сәгъдиев.

– Кечкенәдән җырлыйм. Халык артисты Габделфәт Сафин репертуарындагы беренче «Чияләр» җырымны хәтерлим, аны өйдә туганнарыма һәм якыннарыма җырлаган идем, – дип искә ала Данияр. – Россия җырчылары арасында – Мөслим Магомаевны, татар җырчылары арасында – Илһам Шакировны, чит ил җырчылары арасында Фредди Меркьюрины яратып тыңлыйм. Тугызынчы сыйныфтан соң Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенә укырга керергә уйлыйм. Опера җырчысы булырга хыялланам, әмма моның өчен үз өстеңдә күп һәм тырышып эшләргә кирәк.

Әйтергә кирәк, Даниярда үз хыялын тормышка ашыру өчен бар нәрсә дә бар. Елдан-ел аның тавышы көчәя бара, хәер, ул аның белән оста идарә итә. Аның үз харизмасы бар. Сүз уңаенда, харизма турында…

– Тантананы алып баручы­ның яки, фестивальдә кабул ителгәнчә, конферансьеның үз харизмасы булырга тиеш, – ди «Йолдызлык»ны алып баручыларның берсе Владимир Филатов. – Иң кызык булмаган текстны да тамашачыга кызыксындырырлык итеп тәкъдим итәргә була. Әлбәттә, моның өчен теләсә нинди хәлдән чыга белә алу сәләте кирәк, монда сүз байлыгыннан башка булмый. Ә ул даими үссен өчен, китап белән дус булырга кирәк. Игътибарны җәлеп итә, күз карашы, сүзе, хәрәкәте, хәтта киеме белән дә башкаларга тәэсир итә белгән шәхес һәрвакыт уңышка ирешәчәк, моны конкурста катнашучыларның барысына да чын күңелемнән телим.

Шунысын да өстәп әйтергә кирәк, ачык, үзенчәлекле тәкъдим ителгән мәгълүмат тамашачыны үзенә җәлеп итә. Кайвакыт алдан әзерләнгән сценарийдан оста һәм урынлы тайпылу кирәк була. Әмма моның өчен, әлбәттә, тәҗрибә кирәк.

– Мин беренче тапкыр конферансье сыйфатында чыгыш ясыйм, – ди Тамила Моралишвили. – Аның каравы 12 яшьтән Светлана Владимировна Гринина җитәкчелегендәге «Экспромт» театры спектакльләрендә уйныйм. Коля Игнатьев белән өченче призлы урынны алсак та, бу минем өчен зур уңыш. Алга таба да эшләячәкбез!

«Йолдызлык»та катнашучыларның сүзләренә караганда, фестивальдә мохит үзенчәлекле, дустанә. Әлбәттә, һәр конкурста кебек үк, җиңүчеләр дә бар. Ләкин монда көндәшләр юк, дуслар гына бар. Ә Казанда югары профессиональ белгечләр үткәрә торган мастер-класслар уникаль! Егетләр һәм кызлар сәхнә осталыгы, сөйләм культурасы, хореография дәресләре буенча белем ала. Хәер, конкурсның муниципаль этабында жюри әгъзалары да,

узган еллардагы кебек үк, шактый абруйлы иде.

– Мин үзем дә моннан егерме ел элек «Созвездие – Йолдызлык» конкурсы мәктәбен уздым, – ди жюри әгъзасы, София Гобәйдуллина исемендәге балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Юлия Плотникова. – Ул вакытта мин шундый дәрәҗәле фестивальнең жюри составына керергә хыялланмадым да. Бүген яшь артистларыбыз көндәшлеккә сәләтле, без алар белән горурланабыз дип кыю рәвештә әйтергә мөмкин. Алар республиканың иң сәләтле балалары һәм яшүсмерләре арасында иң көчлеләрдән булырга мөмкин.

Чистайда балалар иҗатын үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Түгәрәкләр һәм секцияләр, балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары яшь чистайлыларны мәдәни-ял итү һәм Яшьләр үзәгендә, София Гобәйдуллина исемендәге Балалар сәнгать мәктәбендә, Балалар һәм яшьләр иҗат йортында көтә. Иң мөһиме, әти-әниләргә баланың омтылышларын вакытында күрергә һәм аның мәнфәгатьләрен ачыклап, сәләтләрен үстерүгә һәрьяклап ярдәм итәргә кирәк. Бала яки яшь чакта сәхнәдә булган һәр кеше дә үз тормышын нәкъ менә аның белән бәйләмәскә дә мөмкин, әмма алар, кагыйдә буларак, яхшы әңгәмәдәшләр – коллективның җаны, ә матур җырлый яки бии белү һәрчак игътибар җәлеп итә. Гомумән алганда, сәхнә – кеше шәхес буларак расланган яшәеш киңлекләренең берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев