Чистайлылар махсус хәрби операция зонасына 10 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрделәр
Гуманитар йөк составына 2 машина, 4 мотоцикл, квадроцикл һәм башка күп нәрсә керде
Махсус хәрби операция зонасына Чистай районыннан чираттагы гуманитар ярдәм партиясе — 10 тоннадан артык йөк җибәрелде. Аны төяү район кулланучылар җәмгыяте территориясендә узды.
Бу юлы гуманитар йөк составына беренче чиратта кирәкле әйберләр: азык-төлек, җылы өс һәм аяк киемнәре, төзелеш материаллары һәм эш кораллары керде. Шулай ук гуманитар ярдәм составында хәрбиләргә аларның гаиләләре җыйган адреслы посылкалар да бар иде. Мондый посылкалар солдатлар үзләре сораган җиһазларны һәм кирәк-яракларны үз эченә алды. Моннан тыш, безнең сугышчыларга кирәкле транспорт чаралары: 2 машина, 4 мотоцикл һәм квадроцикл җибәрелде.
Йөкне илтеп бирүдә Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов катнашты. Ул шәхсән безнең сугышчылар белән очрашты һәм аралашты, бу хакта социаль челтәрләрдәге үз битендә фото урнаштырды. «Махсус хәрби операция бара торган зонада гуманитар йөк белән», — дип язган Дмитрий Алексеевич.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев